Заря
  • Рус Тат
  • Яхшылык җирдә ятмый

    Нәрсә ул яхшылык һәм шәфкатьлелек? Бу сүзләрнең мәгънәсе нидә? Уйлап карасак, шәфкатьлелек - бер-береңә ярдәмгә килергә әзер булу, якын кешең өчен үзеңне, үзеңнең хис-тойгыларыңны корбан итүдер, мөгаен, гомумән, чын күңелдән эчкерсез яхшылык кылу. Безнең чынбарлыкта бар кешедә дә бу күңел сыйфаты, кызганычка каршы, юк. Шәфкатьлелек ул Ходайга ышану гына түгел....

    «Яхшылык җирдә ятмый» дигән борынгылар.Чынлап та, яхшылык ул безнең яхшы эшләребез һәм уйларыбыз, кешеләрнең бер-беренә карата яхшы һәм рәхимле мөнәсәбәтләре. Яхшылык беркайчан да онытылмый. Әлеге заманда бар дөньяны материаль байлыкка омтылу яулап алган. Ә яхшылык, игелеклелек, шәфкатьлелек сыйфатларына урын юк кебек. Әлбәттә, акча белән дә мохтаҗ булган кешеләргә ярдәм кулын сузып була, әмма чын күңелдән ярдәм күрсәтәсе килгән кешедә әллә ни зур акча суммалары, гадәттәгечә, булмый. Халык «Яхшы сүз - җан азыгы» дип бер дә юкка әйтмәгән. Якын кешеңнең рухи яктан күңелен күтәрү, авыр минутларда аның хәлен аңларга тырышу да бик мөһим. Җылы, яхшы сүз материаль ярдәмгә караганда да кирәгрәк булырга мөмкин, чөнки байлык ул була да бетә, ә кылган яхшы эшләр күңелдә, йөрәктә кала һәм бер булса да әйләнеп кайтачаклар.


    Яхшылык турында халык әйтемнәре, мәкальләре бик күп. Безнең дөнья ничек карасаң да яхшылыкка нигезләнгән. Әгәр яхшылык булмаса, булыр идемени бу дөньяда шундый изге хисләр - тынычлык хисе, дуслык хисе, мәхәббәт хисе? Бу рухи сыйфат һәрбер кешенең күңелендә булырга тиеш. Кеше бу дөньяга мәңгелеккә килмәгән. Шуңа күрә дә үзеңнән соң килгән кешеләр синең тик яхшы эшләреңне генә искә алып яшәргә тиеш. Игелекле, шәфкатьле кеше генә чын мәгънәсендә бәхетле була ала һәм башкаларны да бәхетле итә ала бу тормышта.


    Яхшы булу, игелекле булу, мөгаен, бик җиңел дә түгелдер. Бу сыйфатларны күңелдә балачактан ук тәрбияләп яшәргә кирәк, әти-әниләрнең баланы тәрбияләгәндә мөһим максатларның берсе - баланың күңелендә яхшылык тойгысы тудыру һәм үз киләчәгендә бала тик яхшылыкка омтылып, яхшылыкка таянып яшәргә тиеш. «Яхшылык җирдә ятмый». Әлбәттә, бу мәкаль туры мәгънәдә әйтелмәгән. Ләкин шуңа да карамастан, ул бик мәгънәле. Аның бары тик «төбенә төшенеп», күпме чын мәгънә салынганын гына аңларга кирәк.


    Җир йөзендә кешеләр кыяфәтләре буенча бертөрле. Әмма күңелләре барсының да бертөрле түгел. Чөнки дөньяда яхшы күңелле һәм дә начар күңелле кешеләр бар. Яхшы күңелле кешеләрнең, әлбәттә, күңелләрендә һәрвакыт сафлык, пакьлек һәм яхшылык хөкем сөрә. Алар нинди генә эш эшләргә тотынсалар да, күңелләрендә начарлык булмаганлыктан, эшләре һәрвакыт җайга бара. Дөньяда бер яхшылык эшләсәң, ул сиңа меңе белән әйләнеп кайта һәм кайчандыр эшләгән барлык начар эшләреңне дә каплый.


    Әйе, кайбер вакытта син бик яхшы кеше булып, начарлыклар эшләмәсәң дә, начар күңелле кешеләр синнән көнләшеп, начар эшләргә «батырырга» телиләр. Алар сине алдалап, начар эшләр эшләтәләр. Нәтиҗәдә, синең гаебең булмаса да, син гаепле булып каласың. Бу бернинди кысаларга да сыймый, чөнки ул гаделсезлек. Менә шул начар күңелле кешеләр үзләре начарлык эшләмичә йөрсә, башкаларны начарлыкка өйрәтмәсәләр, дөньяда яхшы кешеләр күбрәк булыр иде. Бу фикер белән барлык кешеләр дә килешер, дип уйлыйм. Шул начар кешеләр аркасында гына бит дөньяда үзгәрешләр юк һәм ул артка таба «тәгәри». Әле дә ярый дөньяда милиция хезмәткәрләре бар. Алар барыбер шул кешеләрне тоталар һәм төрмәләргә утырталар. Төрмәдән чыккач та кайбер кешеләр нәкъ шундый булып калалар, кайберләре үзләренең киләчәк тормышы турында, гаиләсе турында уйлап эш итәләр һәм тормышларын үзгәртәләр. Бу аның үзе өчен дә, гаиләсе һәм туганнары өчен дә шатлык. Ул аннан соң үзенең башка начар дусларын да тәртипкә өйрәтергә мөмкин. Менә шул яхшы кеше аркасында дөньяда күпме яхшы кеше арта. Шундый кешеләр дөньяда күбрәк булсын иде. Андый кешеләр булуы белән хөкүмәт тә горурланыр иде.


    Дөньядагы бар кеше дә яхшы булырга омтылмый. Бу эш кайберәүләр өчен авыр. Ә кайберләре яхшылык эшләп үзләренә тән сихәте алалар. Яхшылык эшләү алар өчен берни дә түгел. Алар бит моның яхшылык белән кайтачагын беләләр. Әкиятләрдән дә моңа мисал китереп була. Үткән көннәрнең берсендә мин телевизордан әкият карадым. Бер егет дөнья буйлап кыз эзләргә чыга. Ул бик күп җирләрне үтә, тамагы да ача. Юлда барганда җәфаланып ятучы, ярдәмгә мохтаҗ булган хайваннарны күрә. Егетнең аларны ашыйсы килә, ләкин хайваннар үзләрен ашамауларын үтенәләр, кирәк чакта ярдәм итәчәкләре турында әйтәләр. Егет аларның сүзләренә ышана һәм юлын дәвам итә. Юлда бара торгач, бер чибәр кызны очрата, аның белән сөйләшеп китә.Кыз аңа бик ошый. Ләкин аның әтисе патша була һәм шуңа күрә кызын теләсә кемгә бирергә теләми. Шушы көннән башлап, егет бары тик кыз турында гына уйлый башлый, нишләргә дә белмичә, көне буе аптырап йөри. һәм, ниһаять, төн җитә. Аның янына үзе коткарган хайваннар килә һәм аңа киңәш бирәләр. Алар бергәләп төнлә белән кызны урлыйлар. Егет хайваннарга рәхмәт әйтә һәм үзе яраткан кыз белән бергә кала.


    Бу әкият кенә булса да, аның нигезендә яхшылык ята. Егет хайваннарга яхшылык эшли һәм бу аңа үзенә дә яхшылык булып кайта. Димәк, яхшылык җирдә ятмый. Моңа ышанырга һәм яхшылыклар гына эшләргә кирәк. Чөнки, кешеләрне шатландыру - үзе бәхет.

    Альбина Вәлиева әзерләде

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: