Заря
  • Рус Тат
  • Үз авылының солтаны - Зариповлар гаилэсе

    Ир-егет - йортның терәге, тала белмәс беләге.Татулыктан тау күчерер "ир!" дигәннең зирәге.

    Әйе шул, шигырьдә сөйләнгәнчә, ир-егет йортның терәге ул. Бу йортта һәрвакыт туры юл күрсәтүче, шәфкатьлелек орлыкларын иңдерүче, үзара мөнәсәбәтләрне җайлаучы ялкын булырга тиеш. Гаиләдәге үзара мөнәсәбәтләр бер-береңә мәхәббәт, ышаныч, үзара аңлашуларга нигезләнә.
    Бары шул чакта гына гаиләдә һәркем үзен чын мәгънәсендә бәхетле итеп тоя ала. Урта Тигәнәле авылында яшәүче Фәрит Зарипов та үзен, һичшиксез, бәхетле итеп хис итә, чөнки янәшәсендә кайгыларны да, шатлыкларны да уртаклашучы яраткан хатыны, "әти" дип өзелеп торучы ике сылу кызы һәм оныгы, яраткан эше, кайтып керергә хәләл көче белән эшләп тапкан акчага салган менә дигән өе, утырып чыгып китәргә машинасы бар. Адәм баласына тагын ни кирәк?
    Шушы көннәрдә Фәрит Зариповның юбилее - аңа 60 яшь тула. Колхозчы Сания апа белән Минвәли абый Зариповларның күп балалы гаиләсендә җәйнең иң матур, алмагач, чия, шомырт һәм миләш агачлары, ландышлар, лаләләр шау чәчәктә утырган бер мизгелендә, әти-әнисен, өч апасын, бер абыйсын сөендереп дөньяга килә ул. Аңардан соң да гаиләдә бер сеңелләре туа.
    Бала чакта, бөтен авыл малайлары кебек үк, әти-әнисенә булышып, хезмәт тәрбиясе алып үсә. Мәктәпкә төшәр вакыт җиткәч, 1964 елның октябрендә гаилә башлыгы, өйнең терәге - әтиләре үлеп китә, һәм тормыш йөген тарту Сания апа җилкәсенә төшә.
    Ишле гаиләне берүзенә карау авыр булганлыктан, Нургали абыйсы белән Гөлфирә апасы аны укырга Әлмәт районының Кәшер интернат-мәктәбенә алып китәләр, аннары бер елдан соң Казан шәһәренең 10 нчы мәктәбенә күчерәләр. Шунда ук сигезенче сыйныфны тәмамлый.
    Анда укыганда әнисен, туганнарын, өен, авылын өзелеп сагына. Каникул вакытларында гел кайтып йөрсә дә, әнисен, бертуганнарын, туган өен, авылын, дус малайларын калдырып киткәндә бик авыр була аңа.
    Сигезне бетергәннән соң Нургали абыйсы аны Йошкар-Олага алып китә, чөнки үзе шунда яши торган була. Тик авылын, туган йортын сагыну үзенә тарта, һәм ул 1973 елда авылга кайтып, "Алга" колхозында сарык фермасында эшли башлый, шофер да була.
    Аннары Минзәлә авыл хуҗалыгы техникумын тәмамлап, зоотехник белгечлеге ала. Колхозда бераз зоотехник булып эшләп алганнан соң тракторга утыра. Җәй көннәрендә - тракторда, ә кыш көннәрендә 22 ел мәктәп котельныенда оператор булып хезмәт куя.
    Котельныйда "Алексеевск инженерлык челтәрләре"ннән эшли һәм намуслы хезмәте өчен "Инженерлык челтәрләре"нең Мактау грамотасы белән дә бүләкләнә. Аның турында иптәшләре белән бергә "Сельский мир" журналында да язып чыгалар.
    Хатыны Солтания белән икесе дә бер авылдан. Дуслары Әсхәт Сөнгатов туенда танышалар һәм шуннан инде бер-берсен яраткан ике җан, бер-берсеннән башка яши алмауларын аңлаганнан, җиде ел очрашып-күрешеп йөргәннән соң 1985 елның 5 декабрендә чәчләрен-чәчкә бәйлиләр.
    Бер-берсен ярты сүздән аңлап, яратып, хөрмәт итеп, менә ничә еллардан бирле гел бергә алар. Бәхетләрен тагын да арттырып, бәгырь җимешләре - ике кызлары: Гөлназ белән Гөлинә дөньяга килә.
    Ике кызларына да югары белем бирәләр, аларны тәртипле, әхлаклы итеп үстерәләр. Олы кызлары Гөлназ ире, Әшнәк авылы егете Рәсим һәм уллары белән - Әшнәктә, ә Гөлинә Казанда яши.
    - Ул бик туган җанлы, тыйнак, юмарт кеше, үземә калмый, дими, ахырын да биреп җибәрә, ә кешедән нәрсә дә булса сорый торган гадәте юк, - ди аның турында хатыны.
    - Әтиебез бик әйбәт кеше, - дип әнисенең сүзен дәвам иттерә кызы Гөлназ.
    - Сеңелем белән икебезне дә институтта укытты. Мәктәптә дә безгә рус теленнән сочинениеләр язып бирә иде. Әле хәзер дә кем дә булса сочинение язуын сорап килсә, язып бирүдән баш тартмый.
    Республика газеталарының берсенә мәкаләләр дә язгалады, алар басылып та чыкты. Әни белән дә яхшы яшәделәр, бөтен яктан: рухи яктан да, финанс ягыннан да безгә гел ярдәм итеп тора.
    Алар икесе дә бер-берсенә пар килгән. Икесе дә уңган-булган. Солтания ханым менә 40 ел инде колхозда баш икътисадчы булып эшли. Эшен җиренә җиткереп, тел-теш тидермәслек итеп башкара.
    Татар хатыннарына хас булганча, өйләрендә дә, ишегалларында да чисталык-пөхтәлек хөкем сөрә (бу ир белән хатынның тырышлыгы турында сөйли), тәмле ризыклар әзерләп, гаиләсен сыйлый, бакчада эшләргә ярата. Җәй көннәрендә өйтүр бакчалары аллы-гөлле чәчәкләргә күмелә.
    Менә дигән ир хатыны, балаларын, оныгын өзелеп сөюче әни һәм дәү әни дә ул. Авылда башкаларга үрнәк гаилә булып яшиләр алар. Йорт тутырып терлек, кош-корт асрыйлар. Артыгын сатып, гаилә бюджетын тулыландыралар.
    - Бик тырыш, эшчән, җаваплы кеше, - ди Фәрит Минвәли улы турында "Алга" колхозының кадрлар бүлеге мөдире Илсөя Мөлекова. - Нинди генә эшкә алынса да, аны җаваплылык тоеп башкара. Тракторчы булып та, шофер булып та, котельный операторы булып та эшләде.
    Хәзер терлекчелек өлкәсендә хезмәт куя. Эшенә карата аңа беркайчан да шелтә белдерелгәне юк. Әйбәт гаилә башлыгы да ул. Хатыны белән бик дус, бер-берсен хөрмәт итеп яшиләр. Балалары, бер оныгы өчен дә өзелеп тора. Тәртипле, әхлаклы кеше ул. Аның турында бер генә начар сүз дә әйтә алмыйм.
    Фәрит Минвәли улы тормыштан канәгать, сыкрануны, зарлануны белмичә, булганына риза булып, яшәүдән - ямь, хезмәттән тәм табып, гаиләсе белән горурланып яши. Әйе, бүген аның гаиләсе белән дә, үткән гомере белән дә горурланырга хакы бар.
    Язмышында әллә нинди текә борылышлар ясап, карьера баскычы буйлап баш җитмәслек биеклекләргә үрмәләмәсә дә, авырлыклардан зарланмыйча үз илендә солтан булып яши гади авыл ир-егете.
    Фәрит әфәндене юбилее белән котлыйбыз, аңа исәнлек-саулык, бәхетләргә төренеп яшәвен телибез.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: