Заря
  • Рус Тат
  • Зур Тигәнәле авылында "Килене нинди – кайнанасы шундый “ исемле чара узды

    25 ноябрь көнне Зур Тигәнәле авылында Әниләр бәйрәменә багышланган "Килене нинди - кайнанасы шундый " исемле чара уздырылды.

    Идеяне авылның "Ак калфак" оешмасы җитәкчесе Фәния Насыйхова җиткерде һәм авыл җирлеге, музей, китапханә, клуб хезмәткәрләре бу идеяне бергәләп тормышка ашырырга ярдәм иттеләр. Шул хакта Зур Тигәнәле авылы музее директоры Лилия Зарипова хат язып җибәргән.

    - Тормышта кайнана-килен проблемасы һәрчак туып тора. Бик күпләр бер-беренә яраклаша алмый яки үзләренә җай эзләп, аерым яшәүне кулай күрә. Безнең Зур Тигәнәле җирлегендә бер-берсен хөрмәт итеп, гаилә чылбырын саклап килүче кайнана белән килен бергә яшәгән гаиләләр шактый. Бу бәйрәмдә зур тормыш тәҗрибәсе булган 8 гаилә катнашты.

    Динә апа Хафизова белән килене Рәфинә (Арча кызы) 32 ел бергә тату гомер кичерәләр.Динә апа үзенең кайнанасы Гатифә апа белән 40 ел гомер иттеләр. Тормыш иптәше Фоат абый вафат булгач та, 25 ел иңне-иңгә куеп, тормыш йөген бергә тарттылар, балалар үстерделәр. Улы өйләнгәч тә 14 ел өч хатын-кыз бер гаилә учагына сыенып яшәде.

    Рәйсә апа Миндубаева килене Айсылу белән 30 ел гомер кичерә. Инде улы вафатына да 8 ел булды, ә алар әниле-кызлы булып, бер-берсенең сүзен тыңлап, бер-берсен хөрмәтләп яшиләр. Әтиләреннән сабый булып калган ике кызны буй җиткереп, тормышлы иттеләр. Хәзер аларның уңышларына сөенеп яшиләр. Рәйсә апа үзе гомер буе фермада терлекче булып эшләгән, каенанасы белән 23 ел бергә яшәп, аны хөрмәтләп, соңгы юлга озаткан.

    Халимә апа Әсфәндиярова белән Гөлфия дә менә 25 ел инде матур, тату гомер кичерәләр. Халимә апа һәрвакыт ярдәмчел, киң күңелле Гөлфияне үз кызы кебек якын итә, кечкенә ике сабыен калдырып читтә укырга туры килгәндә дә, йорттан бер кайгысыз чыгып китә иде, чөнки өйдә ныклы терәк - каенанасы бар. Тормыш сынауларын да алар бердәм булып, бергә җиңә алдылар.

    Фәния апа Әхмәтҗанова белән Рәзинә гаиләләре, янәшә йортларда яшәсәләр дә, 20 елдан бирле көнкүрешләре бергә үрелеп бара. Фәния апа киленне үз сыйныфында укытып, күз алдында үстерде. Акыллы, булдыклы кызны читкә җибәреп тормадылар, күршедән генә кереп алдылар.

    Рәзинә кайнанасына кебек ике егет үстерде. Фәния апа аңа үз әнисенең юклыгын да сиздермәде. Һәрчак "кызым", дип яратып, үз канаты астына алды.

    Рәхилә апа Мәхмүтова белән Гөлназ да 18 ел бергә яшиләр. Юеш Көрнәле авылы кызы кайнанасын ихтирам белән үз итеп "Эштән кайтканда ишек ачык, аш-чәй әзер, рәхмәтем зур кайнанама", - ди.

    Рәхилә апа да кайнанасы белән бергә матур яшәп, аны хөрмәтләп соңгы юлга озатты. Бүген үзе балалар хөрмәтендә яши.

    Флера апа белән Әлфия Бакировалар гаиләсенең тарихы алты гына ел. Шулай булуга да карамастан, килен зарыгып оныклар көткән кайнанага шул арада өч онык бүләк итте. Сабыйлар Флера апага яңа яшәеш көче алып килделәр. Кыз баласы булмаганлыктан, ул Әлфияне үз кызы кебек кабул итте, бөтен авыруларын онытып, яңача яши башлады.

    Ләлә белән Әнисә Хисмәтовалар гаиләсе беренче бишьеллыкны уңышлы тәмамлады. Ике ул үстергән яшь кайнана белән яшь килен әниле-кызлы матур итеп яшәп киттеләр. Әнисә кайнанасына кызлы булу бәхетен алып килде һәм нәни малай бүләк итте.

    Дамирә апа белән Энҗе Зариповаларның бергә яшәүләренә әле бер генә ел. Дамирә апа олыгайган көндә киленле булуына куанып бетә алмый. Балаларының бәхетле гомер кичерүләрен, оныклар белән сөендерүләрен тели.

    Фәния Насыйхова һәр гаиләне өйрәнеп, аларның тарихларын сөйләп, слайтларда фотосурәтләрен күрсәтеп, бик эчтәлекле бәйрәм оештырды. Һәр гаиләгә багышлап, концерт номерлары яңгырады.
    Соңыннан табын янында тәмле ризыклар белән чәй мәҗлесе үткәрелде.

    Авылыбыз җирлегендә шундый матур гаиләләр булуына күңел шатлана. Аларның үрнәгендә яңа гаиләләр тәрбияләнә. Димәк, киләчәккә безнең заманнан матур мирас калачак.

    Автор фотосы

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: