Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр һәм язмышлар

2013 елдан Татарстанда 126 ветеринария клиникасы төзелгән

(Казан, 18 гыйнвар, «Татар-информ», Диана Авакян). 2013 елдан башлап Татарстанда 296,1 миллион сумга 126 ветеринария клиникасы төзелгән. Шулай ук дүрт елда республикада ветеринария хезмәте һәм авыл хуҗалыгы идарәләре өчен 191 бина ремонтланган. Бу эшләргә 230 миллион сум акча тотылган.

2018 елда Баш ветеринария идарәсе карамагындагы учреждениеләрнең 27 бинасын һәм авыл хуҗалыгы идарәләренең 15 бинасын ремонтлау планлаштырылган.
2017 елда барлыгы 50 миллион сумга Баш ветеринария идарәсе учреждениеләренең 26 бинасына һәм авыл хуҗалыгы идарәләренең 15 бинасына капиталь ремонт ясалган.
Источник: http://tatar-inform.tatar/news/2018/01/18/155823/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев