Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр һәм язмышлар

Алдыгызда баш иябез, Анна Тимофеевна

Бәхет – бүген арабызда яшәүче фронтовикларга тыныч күгебез өчен башыбызны иеп, рәхмәт әйтә алу ул. 25 апрельдә Бөек Ватан сугышы ветераны, Сахаровка авылы кешесе Гунина Анна Тимофеевнага 95 яшь тулды.

Бөек Ватан сугышы һәр совет гаиләсенә әйтеп бетергесез зур кайгы алып килде, миллионарча кеше язмышын җимерде. Ул якташыбыз Гунина Анна Тимофеевна гаиләсен дә читләтеп үтми. Анна Тимофеевна ишле гаиләдә туа.

 

Беренче булып сугышка, хатыны Евдокияне җиде бала белән берүзен калдырып һәм барысын да сакларга кушып, әтиләре Тимофей Федорович китә. Олы балалары Нюра белән Миша эшләрләр дә, әниләренә булышырлар, дип ышана. Ләкин сугыш көчәйгәннән-көчәя бара.

 

Озакламый фронтка унсигез яшьлек Нюраны – Анна Тимофеевнаны да алалар. Сугыш башланырга бер көн калганда ул Чистай педагогия училищесын тәмамлавы турында диплом алган була. Ул совхозда бер генә ел эшләргә өлгерә.

– Мине сугышка 1942 елның июлендә алдылар һәм шунда ук Чабаксарга ике айлык телеграфчылар әзерли торган курсларга җибәрделәр, – дип искә ала Анна Тимофеевна, – курсларны тәмамлауга ук Сталинград янына җибәрделәр. Идел аша боз буйлап атларда чыктык.

 

Безнең белән хатын-кызлар дип санашып тормадылар, бездән теләсә кайсы солдаттан кебек таләп иттеләр. Аякларыбыз канга батканчы кырыла иде. Миңа аппендицит өянәге булды, операция ясарга кирәк иде, ләкин мин баш тарттым. Даими бомбага тотулар астында элемтәне ялгарга туры килә иде, тимерчыбыкларны җил очырып китмәсен өчен үлгән кешеләргә кыстырып куя идек.

 

Берзаман чолганышка эләктек, барысы да буталып бетте, безнекеләр кайда да, немецлар кайда икәнлеген дә аңларлык түгел иде. Ул чакта чолганыштан ничек чыктык икән – һаман да аңлый алмыйм: бомбага тотулар һәм шартлаулардан бөтен җир тетрәп торды. Ерак та түгел шартлаган бомбадан контузия алдым, Аллага шөкер, җиңелчә генә.

 Анна Тимофеевна менә мондый эпизодны да искә төшерә:

– Сугышлар туктап торган аз гына арада мин медсанчасть урнашкан палаткага килдем. Шәфкать туташлары белән утырып сөйләшкәннән соң мин китеп бардым. Берничә минуттан палаткага медсанчастьнең начальнигы килгән.

 

Бераз гына ял итеп алырга патроннар тутырылган әрҗәгә утырган. Шул вакытта якында гына снаряд шартлаган, аның кыйпылчыгы палатканы тишеп узган һәм начальникны үтергән. Аллаһы Тәгалә мине бу юлы да үлемнән саклап калды.

Яшь элемтәче Аняга сугыш елларында бик күп куркыныч, авыр вакыйгаларны кичерергә туры килә ки, Сахаровка авылы аңа җирдәге иң гаҗәеп, иң матур урын булып тоела. Ләкин истәлекләр әле һаман да күңелне яралый. Кеше күз яшьләре һәм кайгысы, күңел әрнүе һәм газаплар – боларның барысы да аның күз алдында уза, йөрәгенә авыр йөк булып ята.

 

Шушы коточкыч халәттә, туплардан өзлексез ату тавышы астында кешеләр танышырга, дуслашырга, бер-берсенә ярдәм кулы сузарга да вакыт табалар. Аня бердәнбер мәхәббәтен фронтта очрата. Алар Коля белән беркайчан да аерылышмаска, бергә озак һәм бәхетле яшәргә ант итешәләр. Ләкин сугышның планнары мәкерле, ул бер кызганусыз бөтен тереклек иясен юк итә, миллионнарча язмышны җимерә.

Элемтәче Анна Тимофеевна Җиңү турындагы хәбәрне Кенигсбергта каршылый. Кыз бала табу һәм сөекле кешесенең эзләрен эзләүне дәвам иттерү өчен өенә кайта. Ләкин Николай, ул куркыныч сугышның миллионнарча солдаты кебек үк, хәбәрсез югала. Анна Тимофеевна шулай итеп кияүгә чыкмый, үзенең кызын үстерә, аңа белем бирә. Үзе гомере буе “Тельман” совхозы бухгалтеры булып эшли.

 

Сахаровка авылының һәр кешесе тыныч табигатьле, мөлаем һәм пөхтә Анна апаның Ватан сугышы ордены, “Сугышчан хезмәтләр өчен”, Сталинградны саклаган өчен” медальләре белән бүләкләнгән чын героиня икәнен белә. Анна Тимофеевнаның ике оныгы, ике оныкчыгы һәм ике оныкчыгының баласы бар.

Анна Тимофеевна, алдыгызда баш иябез! Сезгә Аллаһы Тәгалә нык сәламәтлек һәм иминлек бирсен. Рәхмәт сезгә, фронтовиклар, тыл хезмәтчәннәре, сугыш балалары!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев