Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр һәм язмышлар

Алексеевск активистлары пляжны җыештыруда катнашты

«Чиста яр» эко-акциясе көзге игелек атнасы кысаларында узды.

Аграр көллият студентлары, «Форпост», «Синергия» яшьләр үзәге хезмәткәрләре яр буен җыештырдылар.

Аларга «Просторный» территориаль иҗтимагый үзидарәсе һәм «Үзәк» территориаль иҗтимагый үзидарәсе рәисләре Светлана Некрасова һәм Әлфия Әхмәтова да кушылды. Алар бергә җәйге сезонда җыелган чүп-чардан яр буе зонасын җыештырдылар.

«Бу акция елга ярын чистартып кына калмыйча, барлык кешеләргә табигатьне саклау мөһимлеге турында искә төшерүгә дә юнәлдерелгән. Акциядә катнашучылар бистәдә яшәүчеләрне һәм кунакларны әйләнә-тирә мохиткә игътибарлырак булырга һәм чүп-чарны ял итү урынына ташларга түгел, ә тиешле урыннарга илтеп салырга кирәклеге турында өндиләр», - дип мөрәҗәгать итә алексеевскилыларга өмәне оештыручыларның берсе Анна Новикова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X