Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр һәм язмышлар

Алексеевск мәдрәсәсендә мәктәп яшендәге балалар өчен җәйге лагерь эшләде

КЫЗУ ИЮЛЬ КӨННӘРЕНДӘ АЛЕКСЕЕВСК МӘДРӘСӘСЕНДӘ МӘКТӘП ЯШЕНДӘГЕ БАЛАЛАР (7-14 ЯШЬЛЕК МАЛАЙЛАР ҺӘМ КЫЗЛАР) өчен җәйге лагерь эшләде. Җәйге ялны оештыру, балаларны ислам нигезләре белән таныштыру, дини-әхлакый тәрбия бирүне максат итеп куйган лагерьда бистәбезнең күп кенә балалары катнашты. Әйткәнебезчә, балаларга махсус төзелгән программа буенча дәресләр бирелде, вәгазьләр сөйләнде. Балалар өчен шулай...

Бирегә бер дога, бер гарәп хәрефен дә белмичә килүчеләр арасында тәһарәт, намаз тәртибен, гарәп әлифбасын өйрәнүчеләр байтак булды.

14 июль көнне тантаналы ябу чарасыннан балалар бер дә теләмичә генә таралды. Соңгы көнне малайлар азан әйттеләр, ә кызлар Коръән сүрәләрен укып күрсәттеләр, дога кылдылар.

Мөгаллимнәргә рәхмәт сүзләре җиткереп, бала-чага: "Киләсе елга да киләчәкбез!" - дип шатлыкларын күңелләренә сыйдыра алмыйча елмаеп таралыштылар. Алексеевск мәчете лагеренә йөргән балалар да шундый җылы һәм матур көннәрне сагыначакбыз, дип кайтып киттеләр.

Алексеевск мөхтәсибәте мөхтәсибе Рөстәм хәзрәт:

- Бисмиллаһи әр рахмәнир рахим. Җәйге матур көннәрне балалар гына түгел, барлык кешеләр дә сагынып көтәдер. Матур җәй көннәрен файдалы һәм күңелле итеп үткәрү өчен 15 ел рәттән мәчетебез каршында балалар һәм яшүсмерләр өчен дин, тәрбия, сәламәтлек яллары үтә.

Анда теләге булган һәрбер бала кабул ителде. Быел ул июль башларында башланып китте. Миңнегөл апалары һәм Фәния апалары пешергән иртәнге тәмле ашлардан соң балалар тәрбияви, әхлакый дәресләрдә гыйлем алдылар, төрле истәлекле чараларда катнаштылар.

Санаулы көннәр бик тиз үтеп китте. Соңгы саубуллашу көнендә балаларга тәм-томнар таратылды. Мин үземнең исемемнән шундый чараларга чын күңеленнән, йөрәгеннән ярдәм иткән һәрбер мәрхәмәтле кешеләргә зур рәхмәт әйтәсем килә. Безнең киләчәк буын балаларыбыз исән-имин, әхлакый, тәрбияле булып, динебез, милләтебез өчен кирәкле әйбәт кешеләр булып үссеннәр иде. Әмин!

Али хәзрәт:

- Әгүзү билләһи минәшәйтанирраҗим бисмиллаһи әр рахмәнир рахим.

Без Рөстәм хәзрәт белән 3-14 июль аралыгында Алексеевск бистәсендә җәйге лагерь оештырдык. Көненә 3 тапкыр ашату белән иртәнге сәгать 9 нчы яртыдан көндезге 3 кә кадәр дәрес һәм төрле программалар үткәрелде. Дәрес программасына килгәндә, (безнең гарәп телендә 29 хәреф бар, аның ничек укылышы, язылышы, хәрәкәләре турында) гарәп графикасын бер атнада өйрәнеп бетердек.

Икенче атнада инде тәһәрәт алу (ничек дөрес итеп алырга рәсемнәре белән күрсәтелде) тәртибенә төшендек. Калган көннәрдә ир-атлар һәм хатын-кызлар өчен намаз уку тәртипләренә өйрәндек. Безнең бу лагерьнең тышкы ягында "Биләргә сәяхәт" программасы да оештырылды.

Шушы лагерьне оештыру сәбәбе дә Ислам культурасын ныгыту, балаларны яшь вакыттан ук ислам нигезләренә өйрәтү. Дәресләрдә "Ислам нигезләре", Коръәнне дөрес итеп уку, Пәйгамбәрләр тарихы турында өйрәнелде.

Балаларның буш вакытларында мәчет янында төрле спорт уеннары, мәгънәле ислам фильмнары һәм планлаштырылган төрле экскурсияләр оештырылды. Лагерьгә Аллага шөкер 25-30 бала йөрде. Өйлә намазы һәрвакыт мәчеттә җәмәгать белән укылды. Алга таба да шушындый лагерьлар дәвам итәр, дип ышанып калам ИншАллах.

Ләйсән Габделкәбирова, лагерьдә тәрбияче:

- Менә мәчет яны балалар лагере сменасы да тәмамланды. Без һәр елны бу лагерьне кызыклырак һәм мавыктыргыч итеп оештырырга тырышабыз. Монда укытучылар балаларга яхшы тәрбия бирү, әйләнә-тирә мохиткә карата мәхәббәт тәрбияләү һәм, әлбәттә инде, ислам нигезләренә өйрәтү максатыннан киләләр. Балалар Рөстәм хәзрәтнең вәгазьләрен һәм Али хәзрәтнең ислам дәресләрен бик рәхәтләнеп тыңладылар.

Мөселман лагерендә Биләр җирлегенә сәяхәт, туган якны өйрәнү музеена бару һәм шулай ук «Кама» кинотеатрында мөселман киносын күрсәтү оештырылды. Ә пешерүче апалар балаларга тәмле-тәмле ашлар әзерләделәр һәм полдниклар тараттылар. Үземнең һәм монда ял иткән балалар исеменнән шушы лагерьне оештыручы Рөстәм хәзрәткә зур рәхмәт әйтәсем килә.

Дилә белән Зилә, әниләре Земфира Әхмәтшиналар:

- Ур-ра! Ниһаять, зарыгып көтеп алган җәйге каникуллар да килеп җитте.

Әйе, би-и-ик рәхәт булачак. Иртән: "Мәктәбеңә соңга каласың!" - дип, йокыдан да уятмаслар, "Бүген ничәлеләр алдың?" дип теңкәгә дә тимәсләр. Әй, рәхәт тә инде син, җәй!

Ләкин... Инде укулар бетеп, күпмедер вакыт узуга ук, көнеңне, сәгатеңне йокыга гына әрәм итәсең килми башлый. Күңел гел каядыр җилкенеп, ашкынып тора.

Шундый уйлар белән янганда икебез ике яктан әниебезне мәчеттә мөселман лагере быел да булырмы икән? диеп сораштыра башладык. Әниебез безгә, әлегә ураза, сабыр итегез, диде.

Мәчеттәге остазларыбызны, дусларыбызны бик сагындык. Көтелгән көн килеп җитте. Үзебезнең матур күлмәкләребезне киеп, әниебез белән мәчеткә килдек. Безне елмаеп мәчетебезнең имамы Рөстәм хәзрәт, Али хәзрәт, пешекче апаларыбыз, әйдаманнарыбыз Ләйсән, Лилия апаларыбыз каршы алды.

Аларның көләч йөзләреннән нур бөркелеп тора сыман тоелды безгә. Бистәбезнең төрле мәктәпләрендә укучы балалар белән бергә балалар бакчасы ишекләреннән яңа гына чыгып киткән сабыйлар да бар иде.

Без икебез дә ике атна дәвамында мәчеткә бик теләп йөрдек. Биредә ислам нигезләре буенча тирәнтен белем алдык. Коръән укырга, гыйбадәт кылырга өйрәндек, остазлар белән әңгәмәләр кордык, мультфильмнар карадык. Пәйгамбәрләр тарихы белән таныштык. Көнебез иртәнге гимнастика белән башланып китә иде. Хәзрәтләребез безгә ислам дәресләре бирделәр.

Гарәп әлифбасы белән таныштырдылар. Без гарәпчә язарга һәм укырга өйрәндек. Биредәге һәр көн безнең өчен бәйрәм булды. Балалар өчен төрле уеннар, мастер-класслар, спорт ярышлары оештырылды. Бистәбез музеенда экскурсиядә, җомга намазларында булдык.

Бабайларның, әбиләрнең матур итеп намаз укыганнарын күзәттек. Изгеләр чишмәсенә бардык... Моннан тыш, безне пешекче апаларыбыз өч тапкыр кайнар тәмле ашлар белән сыйлап тордылар. Лилия апабыз (ул безнең әйдаманыбыз иде) безне үзенең тәмле итеп пешергән торты белән сыйлады.

Хәзрәт безгә үзенең изге теләкләрен җиткерде: тәүфыйклы, игелекле, миһербанлы булуыбызны теләде. Барыбызга да истәлекле бүләкләр, тәм-том белән тутырылган күчтәнәч пакетлар, дини китаплар һәм гарәп әлифбасы бирделәр. Оештыручыбыз Рөстәм хәзрәткә, барлык абый-апаларга изге рәхмәтләрә яусын, Аллаһы Тәгалә исәнлекләрен бирсен. Минемчә, аерылышу һәр балага бик авыр булгандыр. Санаулы көннәр бик тиз үтеп китте. Киләсе елларыбыз да имин булып, тагын шулай очрашулар насыйп булса иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев