Алексеевскилыларны февральдә дә озак вакытлы яллар көтә.
ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы сайтында хәбәр ителгәнчә, татарстанлылар 23, 24, 25 һәм 26 февраль көннәрендә ял итәчәк, 23 февраль - Ватан сакчысы көне эш көне булып саналмый. Хезмәт министрлыгы шулай ук ялларны күчерү турындагы канун турында да искәртә, шуңа нигезләнеп якшәмбе, 1 гыйнвар ял көне җомга көн 24 февральгә күчерелгән.
Нет комментариев