Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр һәм язмышлар

Башкалар турында кайгырталар

Күп балалы Зариповлар гаиләсе Левашевога нибары моннан берничә ай элек кенә күчеп килде, ә инде Казанда башлаган хәйрия һәм шәхси эшчәнлекләрен актив төстә дәвам иттерде. Моннан тыш, ирле-хатынлы Рәис белән Надежда якын киләчәктә берничә өстәмә эш урыны бирергә ниятлиләр. Аларның безнең якларга килү юлы катлаулы һәм озын була. "Август уртасында,-дип...

Күп балалы Зариповлар гаиләсе Левашевога нибары моннан берничә ай элек кенә күчеп килде, ә инде Казанда башлаган хәйрия һәм шәхси эшчәнлекләрен актив төстә дәвам иттерде. Моннан тыш, ирле-хатынлы Рәис белән Надежда якын киләчәктә берничә өстәмә эш урыны бирергә ниятлиләр.

Аларның безнең якларга килү юлы катлаулы һәм озын була. "Август уртасында,-дип башлады сүзен тугыз бала анасы Надежда Зарипова,-безнең гаилә Казанга Яшел Үзән районыннан күчеп килгәннән һәм кыйммәтле кеше фатирларында озак вакытлар яшәгәннән соң ана капиталыннан файдаланып һәм Левашевода торак сатып алып, Алексеевск районына килеп чыкты. Әле Казанда яшәгәндә үк тамак туйдырыр өчен без төрле әйберләр тегү буенча өйдә башкарыла торган эш алдык. Вакыт узгач, шәхси эшмәкәрлеккә таныклык рәсмиләштергәннән соң ирем онкологик авырулар белән авыручы балаларга ярдәм күрсәтүче Анжела Вавилова исемендәге Хәйрия фонды һәм инвалид балаларга булышучы "Казан әниләре" җәмәгать хәйрия оешмасы белән килешү төзеде, һәм без мөстәкыйль рәвештә тегә башладык. Ширмалар, сумкалар, театр костюмнары, дәваланучы нәни авыру балаларга тамашалар күрсәтүче хәйрия курчак театрлары өчен реквизитлар тектек".

Надежда шәхси эшчәнлек белән беррәттән ирекле башлангычларда күп балалы гаиләләрнең буш вакытын оештыручы һәм аларга һәртөрле ярдәм күрсәтүче "Ышаныч" "(Вера") исемле инвалидлар җәмәгать оешмасының "Ана йөрәге"мөмкинлекләре чикле балалар белән эшләү бүлеге белән хезмәттәшлек итә. Левашевога килеп урнашкач та шул юнәлештә эшләвен туктатмый. Иң беренче җирле балалар белән үзенең сценарие буенча Әниләр бәйрәменә үзе чыгарган җырлардан һәм шигырьләрдән концерт әзерли. "Бу концерт белән,-дип сүзен дәвам иттерә Надежда,- без Казанда мөмкинлекләре чикле балалар алдында да, аларның ата-аналары алдында да чыгыш ясадык. Бәйрәм чарасында катнашкан өчен анда катнашучыларның барысы да бүләкләр алды. Ә без хәзер актив төстә "Май чабу" ("Масленица") бәйрәменә әзерләнәбез, аны Левашево мәктәбе территориясендә үткәрү планлаштырыла.
Ирле-хатынлы Рәис белән Надежда төрледән-төрле чараларга әзерләнү һәм аларны үткәрү белән генә чикләнмиләр, алар күп балалы һәм мөмкинлекләре чикле балалары булган гаиләләргә җыелган һәм Фондтан җибәрелгән әйберләрне тарату белән дә актив төстә шөгыльләнәләр. Хәйрия эшчәнлеге белән беррәттән үзләренең тегү цехлары өчен аны киңәйтү максатында аерым бина эзлиләр һәм хәзер үк инде 5 эш урыны ачарга әзерләр. Эшләре никадәр генә күп булмасын, алар янгыннан соң сатып алынган өйдә яшәү шартларыннан зарланмыйлар. "Башлаган ремонтыгызны кайчан төгәлләргә җыенасыз?"-дигән сорауга алар, яз җитү белән эшләр тизрәк барырга тиеш, дип җавап бирделәр. Өстәвенә аларның старт капиталы да бар инде.
Владимир Козонков бу гаиләгә матди ярдәм күрсәтергә вәгъдә иткән булган, Левашево мәдәният йорты ачылган көндә, 30 декабрьдә, район башлыгы үз вәгъдәсен үтәгән."Без элегрәк үзебезгә карата мондый карашны гомеребездә дә күрмәдек,-дип тәэсирләре белән уртаклаша Надежда,-Владимир Константинович белән тартынмыйча сөйләшергә була, ул тыңлый белә һәм, вәгъдә бирсә, аны үтәмичә калмый".

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев