Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр һәм язмышлар

Беренче укытучыбыз Нәсыйхова Фәния Әсхат кызы

Беренче укытучы... Бу сүзләр мәңгегә калырлар йөрәктә...

Һәр кешенең беренче укытучысы була. Бер генә кеше дә беренче укытучысын онытмый, аны гел хөрмәт белән искә ала. Бу шулай булырга тиеш тә. Ул бит иң беренче язарга, хәреф танырга өйрәтүче. Ул - туры юл күрсәтүче маяк кебек.

Безнең беренче укытучыбыз Нәсыйхова Фәния Әсхат кызы. Без Зур Тигәнәле мәктәбендәге беренче сыйныфта 12 бала, алты кыз һәм алты малай, идек. Мин сыйныфта ин кечкенәсе. Яшем буенча киләсе елга гына укырга керәсе идем. Сыйныфташларыма балалар бакчасыннан сумкалар, мәктәп кирәк-яраклары бүләк иттеләр. Ә миңа юк. Хәтерлимен елый- елый әниемнән форма алдырганымны. 1 сентябрь көнне шул формамны киеп, бакчадагы бөтен матур чәчәкләрне җыеп әнием белән мәктәпкә килдек. Шунда Фәния апа безне аптырап, елмаеп каршы алды.

Әниемнең сабыр гына туйганчы йөрсен инде диюләрен хәзер дә хәтерлимен. Яшем буенча кечкенә, буем да бәләкәй, укытучым мине тәрәзә янына иң беренче партага утыртты. Фәния апа бик таләпчән, гадел укытучы була белде. Мин укытучыбызның һәр сүзен йотлыгып тыңлаганымны хәтерлимен. Әниләр кебек кирәк чакта мактый, ә кайчак ачулана белә иде ул. Фәния апа безне һәрвакыт яхшылыкка өндәде - безне тәрбияле, олыларны хөрмәт итеп, әти-әниләрнең сүзен тыңлап үсүебезне теләде. Тормышта барыбыз да үз урыныбызны таптык.

Минем, укытучы булып китүемдә дә беренче укытучым, Фәния Әсхат кызының өлеше бик зур. Мәгариф өлкәсендә бер баскыч алга күтәрелгән саен беренче укытучыма рәхмәтләр укыйм. Чөнки хәзерге көндә дә, без тыгыз бәйләнештә торабыз. Ул миңа балалар белән эшләү хезмәтендә булышып, ярдәм итеп, киңәшләрен биреп тора.

Фәния апа, сезне чын күңелдән Укытучылар көне белән котлыйбыз. Сезгә алдагы көннәрегездә дә исәнлек-саулык, шатлыклы, тыныч, аяз көннәр, алга таба да авырлыкларга бирешмичә озын-озак гомер кичерүегезне, балаларыгызның игелеген, оныкларыгызның куанычын тоеп яшәвегезне телим. Һәрвакыт шулай сабыр, олы йөрәкле, ярдәмчел булып калыгыз. Без сезнең белән горурланабыз һәм сезнең каршыгызда баш иябез.

Беренче белем орлыкларын безгә бирүчеләр ул - укытучылар. Зур Тигәнәле урта мәктәбендә безгә белем биргән барлык укытучыларга олы рәхмәт. Олыгайган көннәрегездә сезгә сәламәтлек, озын гомер, сез белем биргән укучыларыгыз сезне онытмасыннар иде. Сезне Укытучылар көне белән чын күңелдән котлыйбыз. Сез безгә якын һәм кадерле. Зур Тигәнәле мәктәбенең барлык коллективына олы рәхмәт һәм ихтирам.

Сыйныфташларым исеменнән Земфира Әхмәтшина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X