Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр һәм язмышлар

”БЕРГӘЛӘП БУЛДЫРАБЫЗ!” СОЦИАЛЬ ПРОЕКТ

АЛЕКСЕЕВСКИДА «БЕРГӘЛӘП БУЛДЫРАБЫЗ!" СОЦИАЛЬ ПРОЕКТЫ ДӘВАМ ИТӘ. АЛЕКСЕЕВСКИНЫҢ "КАЙГЫРТУ" ПРИЮТЫНДА ТӘРБИЯЛӘНҮЧЕЛӘР "БЕРГӘЛӘП БУЛДЫРАБЫЗ!" СОЦИАЛЬ ПРОЕКТЫН ГАМӘЛГӘ АШЫРУ КЫСАЛАРЫНДА РАЙОН ЭЛЕКТР ЭЛЕМТӘСЕ ҮЗӘГЕНӘ БАРДЫЛАР.

Сату офисы бүлеге начальнигы Альмира Парамузова танып-белү экскурсиясе үткәрде. АТСның ничек эшләве, предприятиедә нинди һөнәр ияләре хезмәт куюы, аларның эшчәнлек өлкәсенә нәрсәләр керүе турында сөйләде һәм күрсәтте. Бөтен һөнәрләр нигездә төгәл фәннәр: математика, физика, информатика белән бәйләнгән. Мәсәлән, дежур элемтә операторы "телефонист" телефон станцияләренә, коммутаторларга хезмәт күрсәтә. Ул шалтыратулар, телеграммалар кабул итә. Шуңа күрә ул әдәпле, ягымлы, игътибарлы булырга тиеш.

Һөнәрләр турында сөйләгәннән соң балаларга линия-аппарат залын күрсәттеләр, анда төрле җиһазлар урнашкан. Альмира Парамузова аңлаешлы итеп элемтә хезмәтләре эшенең принциплары турында сөйләде. Балалар терәк-мачта җайланмасын (вышка) карадылар, анда Мегафон, МТС, Билайн кебек зур кәрәзле элемтә компанияләренә сигналлар килә. Чара тәмамланганнан соң балалар үзләренең тәэсирләре белән уртаклаштылар һәм танып-белү экскурсиясе өчен рәхмәт әйттеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев