Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр һәм язмышлар

Бертавыштан сайланды

Барыбыз да белгәнчә, Татарстанда апрель аенда мөфти сайлаулары булып узды, ә хәзер төбәкләрдә имамнар, мөхтәсибләр сайлау башланды. Әлеге уңайдан районыбыз мәчетендә районның авыл имамнары катнашында имам-мөхтәсиб сайлау җыелышы булды.

Аның эшендә көньяк төбәк казые Аксубай районы имам хатыйбы Равил хәзрәт Зөфәров, Спастан Фәрхат хәзрәт Минсагиров, Чистай районы мөхтәсибәте мөхтәсибе Мөхәммәд хәзрәт Кыямов, Алексеевск муниципаль район башлыгы киңәшчесе Рифкат Мифтахов һәм мәхәллә картлары катнашты.

Җыелыш күрше Чистай районы имамы Мөхәммәд хәзрәтнең Коръән аятен укуы белән башланды. Җыелышта Равил хәзрәт Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллинның сәламнәрен һәм моңарчы да районда мөхтәсиб булып эшләгән Рөстәм хәзрәт Вальщиковны тәкъдим иткән хатын җиткерде. Имамнар Рөстәм хәзрәт кандидатурасын бертавыштан сайладылар.

Хакимият киңәшчесе Рифкат Җәүдәт улы Рөстәм хәзрәтне әле вазыйфага яңадан сайлануы белән тәбрик итте һәм изге теләкләрен җиткереп, моңарчы да фикерләшеп, киңәшләшеп бер максатта - районның дини вәзгыятен туры юлдан алып бару, милләтара мөнәсәбәтләрнең кыйммәтен саклау юнәлешендә нәтиҗәле эшләве өчен рәхмәтләрен әйтте һәм киләчәктә дә шушы юнәлештә эшләүдә уңышлар теләде.

Аннан Рөстәм хәзрәт районда дин эшчәнлеге буенча хисап тотты.

- Әлхәмдүлилләһ! Бездә 12 мәчет эшләп тора. Районның күпчелек мәчетендә якшәмбе укулары бара, аларда ислам дине нигезләре өйрәнелә. Имамнарыбыз елына берничә тапкыр үзләренең гыйлем алуларын дәвам иттереп, курсларга барып укып кайта, барлык имамнар да аттестация үтте, - диде ул.

- Мин биредә 1995 елдан бирле мөхтәсиб булып эшлим, мәчеттә имам булып торам. Чагыштырып караган вакытта шуны әйтә алам - халыкның дингә тартылуы елдан-ел арта, ә мәчеткә йөри торган халык яшәрә бара. Ун ел элек мәчеткә җомгага килүчеләр саны 10-15 булса, хәзер 40-50 кеше җомга намазына килә.

Халык дин тотып, кыйбласын дөресләп яшәргә омтыла, гыйлемгә тартылу көчәйде. Мәдрәсәләрдә укучылар байтак, быел гына да мәчет каршындагы мәдрәсәбездән 7 төркем укып чыкты. Буыннар чылбыры өзелмәсен, дип хәлебездән килгәнчә балаларны да мәчеткә җәлеп итәргә тырышабыз.

Мәхәллә халкы, җитәкчеләр бергә җыелып, бүләкләрен әзерләп, балалар өчен матур дини бәйрәмнәр дә үткәрәбез, лагерьларын да оештырабыз, дин сабакларын да укытабыз. Кыяр-кыймас кына мәчет ишеген ачып кергән балалар соңыннан мәдрәсәдә укып чыгалар.

БезнеңАлексеевскига гына хас булган бер проектыбыз турында да әйтәсем килә, ул - "Чишмәле җәннәт", анда тирә-як районнардан, Казан шәһәреннән кунаклар килә, ул җәй урталарында Биләр җирлегендә уза.

Хакимият башлыгыбыз Владимир Козонков та, аның киңәшчесе Рифкат Мифтахов та эшебездә һәрдаим ярдәм итеп тора, - дип чыгышын йомгаклады Рөстәм хәзрәт.

Шулай ук районның Аксакаллар шурасы рәисе итеп Нургаян Исхаков, аның урынбасарлары да сайланды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев