Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр һәм язмышлар

Бик яхшы шимбә булды!

Узган көннәрдә районда һәм бистәдә районның барлык муниципаль берәмлекләре өчен мөһим вакыйгалар булып узды.

Әлбәттә, төп һәм соңгысы район Советы утырышы иде, анда районыбыз башлыгының исеме билгеле булды.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов кушуы буенча (аның инаугурациясе 18 сентябрьдә узды) республика җитәкчесе аппараты вәкиле Игорь Марченко депутатларга Владимир Козонковның кандидатурасын тәкъдим итте. Владимир Константинович үзен унбер ел дәвамында районга идарә итү эшендә профессионал буларак күрсәтте.

Депутатлар корпусы тулы составында Президентның тәкъдимен хуплады. Яңадан сайланган башлык шунда ук үзенең ярдәмчесен билгеләде. Башлык урынбасары күп еллар шул эштә эшләгән Галина Белова булды. Депутатлар шулай ук барлык эшче комиссияләрнең составларын һәм аларның җитәкчеләрен расладылар.

Бер сәгать алданрак Владимир Козонков бистә Советы депутатлары тарафыннан җирлек башлыгы итеп тә сайланды. Аның урынбасары итеп Ольга Зубрилова расланды.

Район һәм бистә башкарма органнары җитәкчеләренә килгәндә, якын арада конкурс процедуралары үткәреләчәк, шул процедуралар нәтиҗәсендә аларның исемнәре билгеле булачак.

Шул ук көнне алексеевскилылар тормышы өчен тагын бер әһәмиятле вакыйга булды.

Бистәнең көнбатышында урнашкан микрорайонның торак комплексы узган шимбәдә Просторная урамында 18 фатирлы тагын бер өй белән тулыланды, бу инде 18нче өй. Анда нигездә яшь гаиләләр урнашты. Аларның яртысы диярлек район үзәгенекеләр. Алексеевскига район кешеләре күчеп килүләрен дәвам иттерәләр. Шул уңайдан өйне ачуга Игорь Марченко белән килгән район башлыгы йөрәге әрнүен әйтте. Ләкин бер минутлык сагышны башлыкның башка сүзләре каплап китте. Бу сүзләрдә әлеге районның озакламый социаль инфраструктура белән тулыланачагы уңаеннан оптимизм күп иде. Биредә яңа балалар бакчасы да, берничә уен мәйданчыгы да бар инде. Спорт шәһәрчеге дә бар, элек аның турында хыялланып та булмый иде. Тиздән тагын алты торак өй төзеләчәк, димәк, район үзәгенең киләчәге матур.

Президентның аерым Программасы буенча биредә Биләрдән ятим егет Сергей Андреев бушлай фатир алды. Егетне апасы тәрбияләп үстергән. Ә яңа фатирга ул кәләше Ирина Ильинаны алып килгән иде. Торакны бик ошаткан яшьләр тиздән, Аллаһ кушып, өйләнешәчәкләр.

Бу өйгә күчүчеләр "Керамики-Маркет" төзүчеләренә, республика һәм район җитәкчелегенә рәхмәт әйттеләр, истәлеккә кунаклар һәм төзүчеләр белән фотога төштеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев