Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр һәм язмышлар

Фаҗигале юл чаты

27 ноябрьдә, ял көнен, сәгать көндезге 2нче 10 минутта Кыр Шунталысы юл чатында юл-транспорт фаҗигасе була, анда бер хатын-кызның гомере өзелә.

Район ЮХИДИ бүлеге мәгълүматлары буенча Казан-Оренбург автоюлының 102 километрында, Спас районында яшәүче утыз яшьлек "КамАЗ" йөртүче Оренбург шәһәре ягыннан Казан шәһәренә таба барганда 10.1нче юл хәрәкәте кагыйдәсен бозган.

Кыскасы, машина йөртүче куркынычсыз юл хәрәкәтен тәэмин итүче тизлектә булмаган, шуңа да 61 яшьлек ханымны бәрдергән, ул да юлның машиналар йөри торган өлешен тиешсез урыннан чыккан. Пенсионер ханым Кыр Шунталысы авылы кешесе, юлны сулдан уңга чыккан, "КамАЗ" исә уң як юл кырыена туктаган "Пежо"- микроавтобусына килеп бәрелә. Бүгенге көндә тикшерү бара.


Юл-транспорт фаҗигасендә машина йөртүчегә зыян килми, ә ханым алган җәрәхәтләрдән юл-транспорт вакыйгасы урынында һәлак була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев