Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр һәм язмышлар

Фаҗиганы булдырмый калып булыр иде

Юл-транспорт фаҗигасендә "Әтәчкәй" балалар бакчасы тәрбияләнүчесе зыян күргән.

Җирле дәүләт автоинспекциясе мәгълүматлары буенча, әлеге юл-транспорт фаҗигасе, кичке сәгать бишләр тирәсендә район үзәгенең Просторная урамының күп фатирлы йортларының берсе янында була. Бистәнең 27 яшьлек машина йөртүчесе үзенең "ВАЗ-21093" автомобилендә йорт ишегалдына кергәндә туктап торган транспорт чаралары арасыннан кисәк кенә чабып чыккан 7 яшьлек малайны бәрдерә. Юл-патруль хезмәте хезмәткәрләре фикеренчә, әгәр дә җиңел машинаны йөртүче тизлеген киметкән булса моны булдырмый калып булыр иде.


Фаҗига нәтиҗәсендә баланың балтыр сөяге сына һәм ул Казан шәһәренең Балалар республика клиник хастаханәсенә дәваланырга озатыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев