Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр һәм язмышлар

Фатир мәсьәләсе? Бик җиңел!

Соңгы биш елда ветераннар өчен торак төзү һәм социаль ипотека программасы нәтиҗәсендә районда ун мең квадрат метрдан артык торак төзелде, ә бистәдә яңа микрорайон барлыкка килде.

Районның баш архитекторы Тимур Кәлимуллин сөйләгәнчә, ветераннар өчен торак төзү программасы нәтиҗәсендә Просторная һәм Салих Баттал урамнарында яңа микрорайон пәйда булды.

- Бу урамнарда гомуми мәйданы 9720 квадрат метрлы 213 фатирлык унбер күп фатирлы өй төзелде. Беренче булып өйләр ветераннарны һәм сугыш ветераннарының тол хатыннарын торак белән тәэмин итү программасы буенча торгызылды. Салих Баттал урамында икешәр фатирлы унбер һәм район авылларында утызга якын өй ветераннар программасы буенча калкып чыкты. Аннары соципотека программасын гамәлгә ашыру кысаларында Просторная урамы микрорайонында яшь гаиләләр, ятим балалар, инвалидлар һәм торакка мохтаҗ кешеләр өчен төзелде һәм хәзер дә төзелә. Биредә үк инфраструктура да интенсив төстә үсә. Узган ел зур "Бал корты" балалар бакчасы ачылды, былтыр көз заманча спорт мәйданчыгы пәйда булды, дендропарк төзекләндерелә, юл челтәре үстерелә.

Инфраструктур үсеш буенча башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Анатолий Абакумов, Алексеевск районында ипотека ыгы-зыгысы күзәтелә, дип билгеләп үтә:

- Миндә шундый хис яши, әйтерсең лә, бездә бөтен кеше өй төзи, - ди Анатолий Николаевич. - Хәзер 77 кеше фатир алырга көтә. Быел тагын Просторная урамында 18 фатирлы бер ипотека өе төзеләчәк. Республикада барлыгы исә ун авыл районында социаль ипотека программасы гамәлгә ашырыла һәм без торак төзү буенча алда барабыз. Чагыштыру өчен Баулы районын алсаң, анда нибары 8 гаилә генә чиратта тора. Бездә исә, инде әйткәнемчә, алар 77әү. Тагын ике өй төзү киләсе ел планында тора. Кешеләргә бу программада катнашу уңайлы - күпчелек гаилә кеше фатирларында җәфаланып йөрмәс өчен һәм аренда хакын кешегә түлисе урынга аз булса да үз торакларына түләү өчен ипотеканы сайлый. Монда арзан булу да җәлеп итә: бер квадрат метрның уртача бәясе - 28,5 мең сум, ә процент ставкасы 7 процент тәшкил итә. Сүз уңаеннан әйткәндә, бары тик Татарстанда гына бала туган очракта 200 мең сум (ана капиталыннан тыш) ипотека исәп-хисабыннан сызып ташлана, ана капиталын да ипотека кредитын түләү өчен файдаланырга мөмкин.

Анатолий Абакумов яңа микрорайонның ишегалдында автомобильләрнең күп булуына да аңлатма бирде:

- Әлеге өйләрдә - бер, ә кайберләренең икешәр автомобиле булган яшь гаиләләр күп яши. Норма буенча кую урыны ике фатирга бер автомобиль исәбеннән каралган, күбрәгенә акча салынмаган. Ләкин кешеләр үз автомобильләре өчен урыннарны үзләре, үз акчаларына ясый алалар, без моңа каршы килмибез. Машина хуҗалары үзара сөйләшеп, я юл төзүчеләрне яисә брусчатка яки плитә салучыларны яллап, өйләре янәшәсендә зур булмаган машина кую урыны төзи алалар. Анда һәркемнең законлы урыны булачак. Көнбатыш илләрендә нәкъ менә шулай эшлиләр, һәм бәхәсле хәлләр килеп тумый. Бездә менталитет башка - бөтенесе дә кемнеңдер килеп эшләвен көтә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев