Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр һәм язмышлар

Гаилә өчен яңа ял итү урыны

Былтыр бу вакытта республика башкаласында җәйге Универсиада бара иде, ул тарихка иң зур Универсиада булып кереп калды. Бер ел узганнан соң аның җимешләреннән алексеевскилылар да файдалана.

Шәһәрне төзекләндерүдә һәм спорт объектлары төзүдә район кешеләре дә катнашты. Шуңа рәхмәт йөзеннән республика җитәкчелеге алексеевскилыларга 4нче мәктәп-балалар бакчасыннан ерак та түгел урнашкан спорт мәйданчыгын бүләк итте. Ул ясалма газонлы коймалап алынган мини-футбол кортын, таулары, таганнары булган зур ком мәйданчыгын үз эченә ала. Бу урын тирәсендә газон чәчелгән. Ул чын мәгънәсендә гаилә белән ял итү урынына әйләнгән. Хәтта кичке 9да, без бирегә килгән вакытта да ул бала-чага, ата-аналар һәм яшь футболчылар белән тулган иде.


Моннан ерак түгел генә яшәүче Светлана Саттарова тәэсирләре белән уртаклаша:


- Без мондый мәйданчыкның булуына бик шатбыз. Элек балалар үз ирекләренә куелган һәм үз өйләре янында гына уйныйлар иде, ә хәзер барысы да бирегә килә. Хәтта 3 яшьлек балаларын да курыкмыйча җибәрәләр, чөнки тәрәзәдән барысы да күренеп тора. Казаннан дусларыбыз кунакка кайткан иде, алар бу урынга карап сокландылар, чит илдәге кебек, диләр. Монда машиналар да йөрми - шунысы да бик әйбәт. Анысы бер-ике тапкыр оятсыз машина йөртүчеләрнең бирегә килгәне булды булуын, ләкин без алар белән талашып, куып җибәрдек. Миңа иң ошаганы шул - яшьләр иртәдән алып кичкә кадәр сыра эчеп йөрмиләр, ә биредә футбол уйныйлар.


Яшь футболчы Матвей Чунин мәйданчыктан таңга калуын әйтә:


- Газоны бик тигез, уйнарга рәхәт, бу җиргә дусларым белән һәр көнне киләбез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев