Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр һәм язмышлар

Гасконец Алексеевск егете

Иртәгә Сергей Жигуновның "Три мушкетера" исемле кинофильмы Россиянең киң экранына чыгачак, анда легендар д'Артаньянны якташыбыз Риналь Мөхәммәтов уйнады. Александр Дюма романының баш герое һәм Риналь язмышларын янәшә куеп чагыштырырга мөмкин: провинциядә үскән яшь егет башкалага аны яулау өчен китә...

Казан кинотеатрлары-ның берсендә булган премьера алды күрсәтүенә Риналь үзенең туганнарын һәм дусларын чакырды. Әбисе Лидия Михайловна Сорокина картина турында уңай фикерләр әйтте һәм оныгының уңышларына гаҗәпләнүен яшерә алмады.

- Фильм бик әйбәт, экранда барысы да әкияттәге кебек: матур, елмаеп кына тора, төпле, атта чаптыра, шпага белән эш итә белә, тауларга менә, гел хәрәкәттә. Мин хәтта бәхеттән күз яшьләремне тыя алмадым. Бик сәләтле, киләчәктә аның барысы да яхшы булачагына ышанам. Ул Михаил Боярский белән очрашуы турында сөйләде. Ул аңа болай дигән: "Аллаһы Тәгалә ярдәм итсен! Әйдә, кабул ит һәм эшлә...". Без Ринальне бик сагынабыз, ул гел эш белән мәшгуль, җәй көне бер тапкыр кайтып китте. Кинотеатрда ул автографлар таратканда мин чыдап кала алмадым, аның янына барып басу һәм берәр минут янәшәсендә булу өчен яшьләрнең юл бирүен сорадым. Аңа рәхмәт әйттем, кочаклап үптем һәм күкрәгемә кыстым -ул минем гомеремне озынайтты.

Бабасы Валерий Сорокин, ни кызганыч, начар күргәнгә Казанга барып, оныгының эшен карый алмады. Пенсиягә чыкканчы ул район газетасында эшләгән, ә яшь чагында актер булган. Ләкин Валерий Сорокин һөнәр сайлауда оныгына бернинди дә йогынты ясамавы турында әйтә:

- Балык Бистәсендә, Чистайда һәм Алексеевскида халык театрында төрле спектакльләрдә ("Женитьба Белугина", "Волки и овцы" һәм башкалар) уйнадым. Ләкин мин аңа беркайчан да артист булырга киңәш итмәдем, киресенчә, ул бала чагында һәрчак зоотехник булырга теләде. Үзешчән сәнгатьтә катнашмады, ә менә югары сыйныфларда укыганда педагог Калининнар аны үзләренә тарттылар, һәм ул музыкаль төркемдә бәрмә уен коралларында уйный башлады, ә аннары солист булды. Мәктәптә укуын тәмамлап килгәндә театр училищесына барачагын әйтеп, безне шаккатырды. Ничек инде шулай?! Ләкин каршы төшмәдек. Ә хәзер сеңелесе Ангелина да абыйсы эзеннән театр училищесына укырга керде. Хәзер икенче курста укый һәм шулай ук Мәскәүгә китәргә планлаштыра.

Дусларының берсе Роман Киселев аның турында яхшы сүзләр генә әйтә:

- Ул минем иң яхшы дустым, без бергәләп "Сад" студиясенә йөрдек, безнең төркемебез "Новый день" дип аталды. Ул өч кешедән торды. Сергей Кондратьев - гитарачы, мин - басист, Риналь - барабанчы. Ул искиткеч шәп уйный һәм җырлар да яза, мөгаен, бу да аның бер талантыдыр. Аның турында, ул - тугрылыклы дус һәм чын мушкетер, дип әйтергә була. Ничектер берзаман сугыштык ... һәм ул мине бәладә калдырмады, бераз эләкте эләгүен, ләкин ташлап китмәде. Ә күптән түгел: "Ромка, минем кайда яшәвем мөһим түгел. Мин кайда гына булсам да, синең өчен һәрчак шат булачакмын", - диде. Риналь мин-минлек чиреннән интекми, ничек гади егет булса, шундый булып калган да. Ул молодец, барысына да үзе иреште.

Тәкъдир итүгә бөтен дусларыбыз җыелды, без бу фильмның экранга чыгуын бик озак көттек. Премьерага өлгерү өчен яртыбыз эшеннән сорап китте. Сөйләшеп булмады, чөнки ул шунда ук диярлек Түбән Новгородка китеп барды. Ләкин фильмга тагын бер кат барачакбыз әле - анда тетрәндергеч мизгелләр бик күп, аны караганда күзләр яшьләнә, юморга да урын бар, аның өчен күңелдә горурлык хисе туа. Сүз уңаеннан

Риналь ике ел Казан театр училищесында укып, Мәскәүгә китте. "Искупление" һәм тагын берничә сериалда төште. Киләчәктә без актер белән очрашырга планлаштырабыз һәм аның турында җентекләбрәк сөйләрбез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев