Хезмәтләре өчен билгеләп үтелделәр
Кешеләр һәм язмышлар

Хезмәтләре өчен билгеләп үтелделәр

Муниципалитет башлыгының Мактау грамотасы белән Зарипов Рәшит Әбәкер улы бүләкләнде.

"СӨТ ИЛЕ" ЧҖҖның "Алексеевск сөт-консерв комбинаты" филиалының автотранспорт бүлеге машина йөртүчесе әлеге бүләккә районның азык-төлек промышленностенда күпьеллык намуслы хезмәте өчен һәм 60 яше тулу уңаеннан лаек булды.

* * *

Муниципалитет башлыгының Мактау грамоталары белән "Полигон" ЧҖҖ машина йөртүчеләре бүләкләнде.

Иванов Анатолий Максимович һәм Зянеев Алексей Михайлович әлеге бүләкләргә Алексеевск муниципаль районының торак-коммуналь хуҗалыгында күпьеллык намуслы хезмәтләре өчен, шулай ук һөнәри бәйрәмнәре уңаеннан лаек булдылар.


Нет комментариев