Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр һәм язмышлар

Хәтер дәресләре

Украинада хакимияткә бандеровчылар килгән, ә Латвиядә эсэсчылар командалыгында сугышкан легионерлар маршы оештырган бер вакытта Алексеевск районында ХХ гасыр чумасы белән көрәшүчеләрне, Европаны фашизмнан азат итүчеләрне хөрмәтләп искә алалар.

2нче Алексеевск урта, Юеш Көрнәле мәктәпләрендә һәм аграр колледжда патриотик тәрбия айлыгы кысаларында узганнарның сабакларын искә төшерергә һәм яшь буынның мораль рухын ныгытырга тиешле чаралар булып узды.

Район үзәгенең 2нче мәктәбе директоры урынбасары Роза Закирова сөйләгәнчә, укучылар өчен "Яшь герой-антифашистны искә алу көне"нә, "Аларның батырлыгы кабатланмас һәм мәңгелек" темасына багышланган сыйныф сәгатьләре үткәрелде. Мәктәп холлында барлык сыйныфлар да үзләренең яшь герой-антифашистларга багышланган проектларын тәкъдим иттеләр. Укучылар "Коткарылган дөнья хәтерли әле" дигән дәресләр күргәзмәсе әзерләделәр, "Хорлар сугышы" матур вакыйга булды, анда сугыш еллары җырларын башкарган бөтен сыйныф катнашты. Мәктәптә шулай ук тәрбия эше буенча директор урынбасарлары өчен "Патриотик тәрбия" темасына район семинары булып узды, анда ветераннар советы рәисе Шамил Кашшаф улы Мөлеков һәм Бөек Ватан сугышы ветераны Александр Георгиевич Книгин катнашты. Мәктәп укучылары "Җиңү батырлары - әтиләребез һәм бабаларыбыз" дип исемләнгән республика конкурсында да катнаштылар, алар социаль реклама өчен банер макетларын ясадылар. Ә 7А сыйныф укучылары (сыйныф җитәкчеләре Ольга Зәйнуллина) сугыш ветераны Александр Семенович Лысов өе янындагы территорияне кардан чистарттылар.

Юеш Көрнәледә берничә көн дәвамында "Аҗаган" хәрби-спорт уены булды. Укучылар "Зәңгәр"ләр (5, 8 һәм 9нчы сыйныфлар) һәм "Яшел"ләр (6, 7, 10 һәм 11нче сыйныфлар) батальонына бүленделәр. Командаларга үзара бәйгеләрнең күп төрендә көрәшергә туры килде: болар - баскетбол, футбол, пионербол, волейбол, бадминтон, хоккей, шорт-трек, автоматны сүтеп җыю, көч күнегүләре үтәү. Шулай ук саф җыры смотры булып узды.

10нчы сыйныф укучысы Александра Трусова, һәр этапта укучылар уенга актив кушылып киттеләр һәм командалар өчен баллар эшләп алдылар, диде:

- Безнең өчен "Бөтен кеше бер кеше өчен, бер кеше бөтен кеше өчен" девизы буш сүзләр генә түгел, чөнки үзеңнең физик әзерлегеңне генә күрсәтергә түгел, ә укуга да җаваплы карарга кирәк: команда әгъзалары алган һәр "өчле" өчен батальонның баллын киметтеләр. Көрәш кискен барды, хәтта педагоглар да укучыларга булышырга теләделәр.

Аның сыйныфташы Инна Баева, иң тәэсир итәрлек мизгелләр команда уеннарында булды, дип билгеләп үтте:

- Эшләп алынган һәр очко яки кертелгән гол команданың башка катнашучыларының шатлыклы кычкыру авазларына һәм көчле кул чабуларына күмелде. Уенның төп нәтиҗәсе шул булды: ул һәркем, бигрәк тә мавыктыргыч уенда беренче тапкыр үз көчләрен сынап карый алган 5нче сыйныф укучылары өчен танып белү уенына әйләнде.

Кызлар хәбәр иткәнчә, жюри әгъзаларына җиңүчеләрне аерып алу җиңел булмады, чөнки "Зәңгәр"ләр оешкан иделәр, ә аларның көндәшләре беренче булырга ашкынып торулары белән аерылып тордылар. Күрәсең, шул теләк аркасында "Яшел"ләр "Аҗаган"ның җиңүчеләре булганнардыр да инде.

Аграр колледжда басым физик тәрбияләүгә ясалды. Айлык кысаларында биредә шулай ук "Аҗаган" уены үткәрделәр. Студентлар канат тартуда ярыштылар, носилкаларга салып зыян күрүчеләрне алып чыктылар, регби буенча матч үткәрделәр. Биатлон аерым игътибарга лаек: егетләр чаңгыда берничә тапкыр әйләнеп килгәч, кече калибрлы винтовкадан мишеньгә атарга тиеш иделәр. "Ягез әле, егетләр!" конкурсында алар отжиманиедә, тартылуда, армреслингта, гер күтәрүдә көчләрен, шулай ук автомат сүтеп җыюда өлгерлекләрен, противогазны тиз кия алуларын, бәрәңгене тиз әрчүдә кулинария сәләтләрен күрсәттеләр. "Аҗаган" кысаларында укучылар сугыш вакытында кешеләрнең язмышы турында сөйләүче сәхнәләштерелгән әсәр куйдылар.

Моннан тыш, колледжга Бөек Ватан сугышы ветераннары, Әфганстанда һәм Чечнядагы сугыш хәрәкәтләрендә катнашучылар килде. Алар Альберт Сафин җитәкли торган "Патриотизм" хәрби-патриотик клубы эшендә катнаштылар. Әйтергә кирәк, студентлар Мәңгелек ут янындагы территорияне даими төстә кардан чистартып торалар. Бөек Ватан сугышы ветераннары да игътибарсыз калмый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев