Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр һәм язмышлар

“Хыял”ның хыялы чынга ашты

Биектау районында "Иске Казан түгәрәк уены" татар фольклоры республика фестиваленең 3нче туры булды. Аны Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы, Дәүләт татар фольклорын җыю, саклау, өйрәнү һәм пропагандалау үзәге, Республика халык иҗаты һәм мәдәни-агарту эшен алып баруның фәнни-методик үзәге, Иске Казан тарихи-мәдәни һәм табигый музей-тыюлыгы оештырды. Шул хакта Зур Тигәнәле авылының Салих...

- Май ае ул язгы эшләре белән беррәттән бәйрәмнәре, төрле конкурс-ярышлары белән дә мәшәкатьле.

30 май көнне Биектау районының Шәпше авылында республика буенча «Иске Казан түгәрәк уены" республика татар фольклоры фестиваленең 3нче туры уздырылды. Бу фестивальдә Зур Тигәнәле авылы мәдәният йортында оештырылган "Хыял" фольклор төркеменә "Бирнә" күренеше белән чыгыш ясарга насыйп булды. Ярты ел элек кенә оешкан булуына карамастан, төркемебез төрле җирләрдә төрле композицияләр буенча чыгышлар ясарга өлгерде инде. Февраль аенда Чирмешәндә уздырылган зона ярышларында уңышлы чыгыштан соң 3нче турга үткән идек һәм бу юлы да сынатмадык, 2 нче дәрәҗә лауреатлар булып кайттык.

Шәпше авылы мәдәният йортына 24 районнан төрле татар фольклор оешмалары җыелган иде. Шулар арасында безгә иң беренче булып чыгыш ясарга туры килде. Әлбәттә, озак еллар эшләп килүче, берничә тапкыр шундый фестивальләрдә катнашучы төркемнәр күп. Без татар халкының шундый күпкырлы талантлары булуына шатланып карап утырдык. Үзебез өчен бик күп яңалыклар күрдек, тәҗрибә тупладык, яңа дуслар таптык. Иртән сәгать 9 да башланган чара сәгать 2гә кадәр дәвам итте. Соңыннан бөтен катнашучыларны Камай авылы янында төзелгән Музей-крепостька, Иске Казан табигый музей-тыюлыгына "Түгәрәк уен"га алып килделәр. Анда чынлап та хан заманын хәтерләткән җирлек төзелгән, шунда зур түгәрәк ясап барлык төркемнәр дә җырлы-биюле композиция ясадылар. Мәйдан гөрләп тора, төрле киемнәр кигән фольклорчылар кайсы җырлый, кайсы бии. Шунда ук кибет лавкалары да тезелеп киткән, җаның ни тели - шул бар, нәкъ сабантуйдагы сыман. Иң соңыннан гала-концертка үтүчеләр чыгыш ясады һәм бәйрәм бүләкләр тапшыру белән тәмамланды.

Безне шундый урыннарга барырга мөмкинчелек тудырганы өчен район хакимиятенә, район мәдәният бүлегенә, шул исәптән безнең кураторыбыз Рәфидә Гатинага рәхмәт әйтәбез. Без бик зур күңел күтәренкелеге, рухи азык, хыял байлыгы алып кайттык.

Без шушы фольклор әгъзалары буларак, оештыручыбыз - авылның ветераннар оешмасы җитәкчесе Гөлсирә Сәгыйрь кызы Хәмитшинага рәхмәтле. Төркем аның үҗәтлеге нәтиҗәсендә оешты һәм матур гына эш алып бара.

Шулай ук безнең хезмәтебезне хөрмәтләп, уңышларыбызга ышанып ярдәм кулы сузучы иганәчеләребезгә дә зур рәхмәт җиткерәсебез килә. Безгә яңа костюмнар тектерергә ярдәм итүче юллар төзү берләшмәсе җитәкчесе Фоат Вәли улы Вәлиевка, "Эдем" берләшмәсе җитәкчесе Гөлнур Таһир кызы Сафинага, алъяпкычлар тектерүдә үзеннән өлеш керткән Илнар Сөниевка, Казан Яшелләндерү оешмасы җитәкчесе, авылдашыбыз Роза Шәрифулла кызы Җаббаровага чиксез рәхмәтебезне җиткерәбез.

Киләчәктә дә сынатмабыз, матур эшләребез белән тамашачыларыбызны куандырырбыз, дип ышандырып калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев