Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр һәм язмышлар

Исәннәрнең – кадерен, үлгәннәрнең каберен бел

Авылларда өмәләр үткәрү матур гадәткә кереп бара. Шулай ук зиратларны чистартуга да зур игътибар бирәләр. Күптән түгел Түбән Тигәнәле авылында да халык бердәм булып өмәгә чыкты. Зиратны чистартуда авылның яше-карты, бала-чагасы тигез дәрәҗәдә катнашты. Карт агачлар киселде, корыган үләннәр тырмаланды. Бу хакта редакциягә авылның имам-хатыйбы Әсхәт абый Сәхәбетдинов болай дип...

- Әйе, авылыбызда мондый күркәм традиция инде бик күп еллар яшәп килә. Һәр яз авылыбыз зиратында өмә оештырыла. Чөнки мәрхүмнәрнең каберләрен барлау, аларны пөхтә, чиста тоту - без, исәннәрнең, изге бурычы. Каберлекләрдә, чынлап та, күмәк эшли торган эшләр күп: картайган агачларны, чытырманлыкка әйләнгән куакларны кисәсе, корыган үләннәрне, ел буе җыелган буш буяу банкаларын җыештырып түгәсе була. Күмәкләп тотынсаң, бар эшне дә җиңел генә башкарып чыгарга мөмкин икәнлегенә тагын бер тапкыр ышандык.

Авылдашларыбызның күбесе тирә-як шәһәрдә яшәгәнлектән, бу өмәләрне мәчет картлары ял көннәренә туры китерергә тырыша. Чөнки нәкъ шушы көннәрдә алар үзләренең туган авылларына, әти-әниләре нигезенә гаиләләре белән җыелышып кайта. Бу өмәдә 70-80 яшьлек авыл агайларыннан тыш, мәктәп укучылары да актив катнашты. Аларга барысына да Аллаһы Тәгаләнең рәхмәте төшсен. Таза-сау булып, булган мөлкәтләренең игелеген күрсеннәр. Яшьләр тәүфыйклы балалар үстерсеннәр, картлар үстергән балаларының хөрмәтендә яшәсеннәр. Барысына да зур рәхмәт.

Фото:http://files.vm.ru/photo/vecherka/2012/04/doc64f6jc9enxt3w5zij1u_800_480.jpg

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев