Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр һәм язмышлар

Кама елгасында иконаны каршылап

Мәскәү җырчысы Анна Сизова концерты белән изге Мәрьям Ана иконасына 203 ел тулуга багышланган бәйрәм итү тәмамланды.

Алексеевск районына  чираттагы тапкыр изге  Мәрьям Ана иконасы  алуга ике йөз ел тулу уңа - еннан оештырылган тан - таналарда катнашу өчен  бөтен Татарстаннан хач  йөрүчеләр җыелды. Традиция буенча,  алексеевскилылар, гый - бадәт кылудан соң, Кама  ярына киттеләр. Ахтыр  коесы янында Чистай   һәм Казан епархияләре  Балык Бистәсе окру - гы руханилары белән  очраштылар. Изге чишмә янында  алексеевскилылар һәм  бистә кунаклары гый - бадәт кылганнан соң, аны  Воскресенск чиркәвенә  кадәр озата бардылар. Ә Чиркәү мәйданын - да Мәскәү җырчысы Анна  Сизова концерты булды. 

Концертта шулай ук Ка - заннан «благо» казаклар  дуэты да катнашты. Анна  Сизова һәм мәдәният бү - леге җитәкчесе Артур  Соловьевның бергә җы - рлавы тамашачыларны  гаҗәпләндерде. Концерт  ахырында җырчы рай - он халкына җылы кабул  итүләре өчен рәхмәт бел - дерде һәм аларга уңыш - лар теләде.

Шунысын да  билгеләп үтәргә кирәк,  бәйрәмгә Мари Эл ре - спубликасыннан да ку - наклар килгән иде.  Алексеевск районын - да яшәүче, беренче тап - кыр икона белән Балык  Бистәсендә булган Валентина Булыгина үзенең  тәэсирләре белән урта - клаша.  – Балык Бистәсе рай - оны халкы безне бик  җылы каршы алды. Алар  өчен дә бу шатлыклы һәм  көтелгән вакыйга бул - ганы сизелә. Анда без,  бер чиркәүдә, соңыннан  тәре йөреше белән икен - че чиркәүгә барып, шулай  ук гыйбадәт кылдык. Бу  бераз авыр булды. Шуңа  да карамастан, без бары - быз да шул юлны үтүебез - гә бик шат, капма-каршы  ярларда урнашкан рай - оннарыбыз имин булсын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев