Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр һәм язмышлар

“Каршылыкларсыз кино”

Өченче көн "Кама" кинотеатрында "V Халыкара һәвәскәр һәм яшьләр киносы фестивале кайтавазы"ның республика туры булып узды.

Чара кысаларында тамашачылар (алар арасында аграр колледж студентлары, мәктәп укучылары һәм кинематографны яратучылар да бар иде) берничә уен һәм кыска метражлы документаль фильмнарны күрделәр. Программаны "Иман" продюсерлык үзәгенең яшь авторлары төшергән "Болгар" фильмы ачып җибәрде. Заманча санлы технологияләр файдаланылган әлеге картинада күчмә халыклар күчеп утырганнан алып бүгенге көнгә кадәрге борынгы шәһәр тарихы турында сөйләнгән. Узган елгы I район һәвәскәр һәм яшьләр киносы призеры "Огненные версты любви" фильмы да (авторы - Алексей Вангаев) күрсәтелде.


Яшь режиссер һәм сценарист Александра Сенчюкова 2013 елның көзендә Казанда булып узган Халыкара фестивальдә төрле номинацияләрдә иң яхшылар дип табылган берничә эшен тәкъдим итте. Тамашачылар бер-бер артлы узып киткән вакыйгалардан соң Бесландагы фаҗигале хәлләрдән соң ир һәм кыз туганның ничек очрашуы турындагы чын тарихны күрделәр, наркотик бәйлелеккә каршы эшнең ничек алып барылуын белделәр, балалар йортында тәрбияләнүчеләр телефон камерасына яздырып алган мәхәббәт тарихын карадылар. Яшь авторлар, "Мяч" картинасында хәзерге малайлар һәм кызларның традицион балалар уеннарын уйнарга теләмәүләрен, ә телефоннарга һәм планшетларга мөкиббән китүләрен яки абзарлар артында качып тәмәке төтәтүне артык күрүләрен күрсәтеп, балаларның пассивлыгы темасына кагылып үттеләр. Әлеге картина авторы, Казан мәдәният һәм сәнгать университеты студенткасы Анастасия Одинцова алексеевскилыларга фильмны төшерү тарихы турында сөйләде.


Тамашачыларга котлау сүзе белән фестиваль һәм "ИМАН фильм" продюсерлык үзәге директоры Кузьма Морозов мөрәҗәгать итте, ул район җитәкчелегенә һәвәскәрләр киносына ярдәм иткәне өчен рәхмәт әйтте.


- Алексеевск һәвәскәрләр киносы фестивале - үзенә күрә уникаль, чөнки шундый чаралар республикада бары тик Казанда, Түбән Камада һәм Бөгелмәдә генә үткәрелә. Безнең фестивальдә, шуннан соң Халыкара фестивальдә дә яңа эшләрне күрү күңелле булачак.


Район башлыгы исеменнән Кузьма Морозовка алга таба да нәтиҗәле хезмәттәшлек итү йөзеннән Рәхмәт хаты тапшырылды. Картиналарны күрсәтүдән соң чара тәмамлангач, залда кино сәнгатен яратучы кешеләр генә калды, режиссер Николай Морозов алар белән иҗади очрашу үткәрде, ул анда документаль кино нигезләре турында сөйләде. Сүз уңаеннан, Николай Алексеевич - моннан 20 еллар элек Алексеевск районы турында фильм төшергән беренче автор.


- Мәктәп тәнәфесе кебек гади генә вакыйганы да, кем шуның белән яши - шул гына төшерә ала, - дип серләре белән уртаклашты яшь кинематографистлар белән режиссер. Аңлагыз, сез вакыйгалар уртасында кайныйсыз, аларга бераз башкача гына карарга кирәк. Күргәннәр турында сезнең белән тамашачының да уйлануы мөһим. Мин сезнең шәхес булуыгызны телим.


"Бердәм Россия" партиясе башкарма комитеты җитәкчесе Валентина Увакина хәбәр иткәнчә, "Каршылыкларсыз кино" партия проекты кысаларында узучы әлеге чара яшьләр кинематографын үстерүгә яңа импульс бирәчәк:


- Бүген бездә бер фикер туды, җәйгә "Сәләт" яшьләр форумын үткәргәндә район һәвәскәр кино фестивале җиңүчеләре мәдәният университеты студентлары белән бергә палаткалы лагерьда яшәп, Биләр турында фильм төшерсеннәр иде. Бу ниятебез кайчандыр безнең фестиваль кебек, тормышка ашар, дип уйлыйм.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев