Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр һәм язмышлар

Күңел түрләрендә урыны

Әйе, бу гаделсез сугыш, шомлы әфган җилләре безнең җирлектә туып үскән егетләрне дә урап үтмәгән, аларга да бу рәхимсез көннәрнең шаһиты булып, гомерләрен куркыныч астына куеп ут астында йөрергә, дары исен иснәргә туры килгән. Башка беркайчан да яшь егетләрнең гомере вакытсыз өзелмәсен, ата-аналар кайгы яше түкмәсен иде. Безгә 10 сыйныф...

- Минем әтием Вәлиев Фәрдус Шәүкәт улы Әфганстан җирендә 1986 елның 20 маеннан 1988 елның 30 июненә кадәр хезмәт иткән.
Безнең туган авылыбыз - Урманасты Шунталысы, әтием шунда туып үсә, башта мәктәптә укый, аннан авыл хуҗалыгы техникумында укып, белгечлек алып чыга. Авылга кайтып эшли генә башлый - солдатка алынуга чакыру килә. Әтиемне әти- әнисе, туганнары, дуслары яхшы хезмәт итүен теләп хәрби хезмәткә озаталар. Күп тә үтми аңардан хәбәр килә: "Мин чит - ят җирләргә, Әфганстан җиренә китәм. Борчылып тормагыз, исән - сау хезмәт итеп кайтуымны теләп торыгыз".
Әфганстан җирендә барган канкойгыч сугышларны әтием һәм аның кебек меңләгән солдат үз җилкәләрендә күтәргәннәр. Сугыш хәрәкәтләрендә япь - яшь егетләр һәлак булган, күпме әти - әни газиз улларын югалткан, ул әти - әниләр бүген дә үзләренең газизләрен көтәләрдер.
Минем әтием Фәрдус Шәүкәт улы үзенең хәрби хезмәтен Әфганстан җирендә намусына тап төшермичә сугышчы - интернационалист булып төгәлли. Әтием хәрби бурычын ничек үтәвен еш искә ала иде, таулы урыннарда, ком бураннары вакытында да син һәрвакыт уяу һәм сизгер булырга тиеш, дигән сүзләре күңел түрләренә кереп урнашкан. Әмма тимер табутта озаткан сугышчан дусларын искә алу аңа бик авыр - ул моңсулана башлый, күзләренә яшь тула иде...
Әтием Әфганстан җирләреннән исән - сау әйләнеп кайта. Авылда тынычлап эшли башлый. Әтием ишле гаиләдә үскән: аның ике апасы һәм дүрт ир туганы. Әтиләре (миңа дәү әти), дүрт уллары колхозның иң көчле механизаторлары булалар - алар комбайнчы, тракторчы, шофер.
Әтием солдат хезмәтенә киткәнче үк әнием белән дуслашып, үзен көтәргә сүз алып китә, ике ел буе арада дуслык хатлары йөри. Хәрби хезмәтен тәмамлап кайтуга, алар гөрләтеп туй ясыйлар. Апам һәм мин, әти-әниебезнең яраткан балалары.
Әтием төшеп калганнардан түгел: өздереп җырлый, биегәндә ут чыгара, ә рәсем ясаулары - рәссам булырга иде. Сүзгә оста, ачык йөзе, киң күңеле - авылны, авылдашларын яратуы, әле хәзер дә күпләрнең хәтерендә.
Ә хәзер минем өчен, әнием һәм апам өчен бик авыр хәлләрне язып үтәм. Эх, әтием, бик тиз безне калдырып киттең шул. Кырлардан уңыш җыелып беткәч, бөтен халык бәйрәм итәргә җыелгач, синең гомерең өзелде. Әтием, мин сине һаман шулай яратам, бик сагынам, синең белән горурланам. Эх, кайтып күрсәң иде, әтием, син безне... Тыныч йокла, әтием... Без сине бервакытта да онытмабыз, синең урының күңелләребез түрендә.
Мин Флюр Фәрдус улы 10 сыйныфта укыйм, әтием кебек математика, физика фәннәрен яратам, фән олимпиадаларында катнашам. Әтием дә рәсем ясарга бик оста иде, мин дә рәсемнәр ясыйм, төрле конкурсларда катнашам.
2014 нче ел, 15 февральдә - совет гаскәрләрен Әфганстан җиреннән чыгаруга 25 ел тула. Бу дата безнең илдә бик зурлап билгеләп үтеләчәк. Мин дә әтиемне бәйрәм белән котлар идем, урам буйлап горур атлар идек: без икәү - Фәрдус Шәүкәт улы һәм мин Флюр Фәрдус улы...
Әфганстан батырларын - сугышчы-интернационалистларны бу бәйрәм белән котлыйм! Алар сәламәт булсыннар, тыныч тормышта яшәсеннәр!
Күкләребез аяз, дөньялар имин булсын!
Фалия ХӘСӘНШИНА әзерләде

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев