Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр һәм язмышлар

Күңелле яллар сезгә

Җәйнең гомере бик кыска, ул кызу эссе көннәре, сандугачлы таңнары, кәккүкле таллары, яшенле яңгырлары белән инде артта кала, ә алмашка мул һәм сабыр алтын көз килә, безне муллык, көзге уңышны җыеп алу көтә. Яңа бодай күмәченең хуш исен иснәр, күп тырышлык куеп үстергән бәрәңгене алыр чак җитте. Кыскасы, барыбызның да,...

Илдус, юл эшчесе:

- Республика газетасындагы бер мәкалә авторы безнең Кама аръягы төбәген, районыбызны "башкала иярчене", ягъни шәһәр яны районы дип атаган иде. Күпер төзегәннән соң башкалабыз Казан белән безнең ара шактый якынайды, анда бернинди мәшәкатьсез бик тиз барып кайтып була. Аквапаркка дисеңме, хоккей, футбол караргамы, ресторангамы яки башка урыннаргамы, бер сәгатьтә башкалада буласың, ә безгә башкаладан киләләр, мәсәлән, Кыркүл авылындагы күлгә балыкка йөрүче берничә Казан кешесен беләм. Мин балалар белән 4нче мәктәп янындагы бакчада ял итәргә яратам, анда шундый матур күренеш, ерак түгел Кама күренеп тора, бистә, әйтерсең, уч төбендә кебек күренә, ә хәзер нәкъ Кама буенда Мамонов урамы буйлап төшеп бик матур парк булачак. Мин үзләренә шөгыль таба алмыйча бернинди максатсыз аптырап йөргән, спиртлы эчемлекләр эчеп, сугышып, күп фатирлы йорт подъездларында, подвалларда яман эшләр кылып вакытларын исраф итүче яшьләрне бөтенләй аңламыйм.

Алсу Нәҗми, укытучы:

- Ял дигәч тә, аны төрлечә аңлап була. Мин үземнең бакчамда үзебез үстергән чәчәкләр, җиләк-җимеш, яшелчәләргә карап та күңелемә ял алам. Саф һавалы, төзек урамнарда гөлләргә төренгән аллеялар буйлап барганда җаннар сихәтләнә.

Кояш нурлары тәнне пешергән көннәрдә Чулман буенда су коену, кызынулар Кара диңгез буендагыдан ким түгел. Балалар монда су керү белән беррәттән рәхәтләнеп уеннар да уйный алалар. Бистәбезне үз итеп әледән-әле килеп торган артистларыбыз да чын-чынлап ял иттереп, илһам биреп китәләр, белүебезчә, алар сентябрь аенда яңа сезоннарын тулы куәткә ачып җибәрә.

Сабантуй, Җиңү бәйрәмнәрендә, Хуҗалар тавында да рәхәтләнеп ял итәбез. Хәзер төннәр озыная, шуңа да гаилә белән кич утыруларга йөрүләр дә, Ак калфак утырышлары да булыр, дип уйлыйм. Бистәбез халкына сәламәтлек, бәхет, күңел тынычлыгы, хәерле яллар телим.

Гөлара Гатауллина, режиссер-методист:

- Бәйрәмнәрне авылдашлар белән без бик күңелле каршы алабыз. Авыл тормышы дигәч тә, моңсу яшибез дип уйламагыз. Әле менә иртәгә безгә кунакка Зур Тигәнәле авылы үзешчәннәре сайлау алды концерты белән киләчәк, җомга көнне Аллаһ боерса без аларга кунакка барачакбыз. Хәзер тиздән бөтен уңышлар җыеп алынып беткәч, көзге озын кичләрдә рәхәтләнеп ял итәргә кирәк, чөнки җәй көне эшләр дә күп булды, хәлдән килгәнчә туган авылыбызга да ярдәм иттек, бераз арытты. Шуңа күрә без, мәдәният хезмәткәрләре, бәйрәмнәр җитә башласа, бөтен кешенең яшен исәпкә алып программа төзибез. Мәсәлән, октябрьдә Өлкәннәр көне, бу чараны уздыру мәдәният хезмәткәрләре вазифасына керәдер, дип уйлыйм. Һәл елны бу чара чәй өстәле янында истәлекле, җанлы рәвештә үтә. Ә аннары ноябрь аенда - Әниләр бәйрәме. Менә шулай бәйрәм арты бәйрәм дигәндәй, без авыл халкын ял иттереп, күңелле яшәргә тырышабыз.

Альберт, төзүче:

- Әгәр күңелең тыныч булса, шалашта да әйбәт, диләрме әле. Мин дә шулай уйлыйм. Мин беркайчан районда ял итәргә урыннар юк дип моңайганым булмады, теләк кенә кирәк. Мин үзем районыбызның эш бик каты кайнаган оешмасында эшлим. Эштән арып кайткач, бик чыгып йөрисем дә килми. Шуңа да күбрәк социаль челтәрдә утырам. Менә тиздән бистәбезнең туган көне, анда стадионда көндез оешмалар арасында футбол, ә кичен матур бәйрәм булачак. Әле ишетеп белүемчә, ралли бездән старт алачак икән, ул да бик тәэсирле чара. Барысы да үзебездән тора, Аллаһы Тәгалә исәнлекне генә бирсен".

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев