Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр һәм язмышлар

Хезмәтләре билгеләп үтелде Алексеевск район башлыгының Мактау грамоталары белән

Хезмәтләре билгеләп үтелде.

Алексеевск район башлыгының Мактау грамоталары белән:

Аксенова Нина Николаевна, «Алексеевск сөт заводы» ЧҖҖның төп җитештерү цехында смена мастеры, Алексеевск районы сөт җитештерү өлкәсендә озак еллар намуслы хезмәте өчен һәм 50 яшьлек юбилее уңаеннан;

Потапов Анатолий Николаевич, «Алексеевскдорстрой» ААҖның слесарь-ремонтчысы, Алексеевск районының юл төзелеше тармагында озак еллар намуслы хезмәте өчен һәм 60 яше тулуы уңаеннан бүләкләнделәр.

Алексеевск муниципаль районы кооперация системасында озак еллар намуслы хезмәте өчен һәм һөнәри бәйрәм – Халыкара кулланучылар кооперациясе көне уңаеннан, район кулланучылар җәмгыяте машина йөртүчесе Гранин Андрей Павлович һәм «Общепит» кулланучылар җәмгыяте буфетчысы Шарова Светлана Ивановна Алексеевск район башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнделәр.

Алексеевск районы Левашево авыл җирлеге җирле үзидарә органнары ветераны Чернова Людмила Александровна, җирле үзидарә органнарында озак еллар нәтиҗәле хезмәте өчен һәм 70 яшьлек юбилее уңаеннан Алексеевск районы башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев