Хыялы тормышка ашты
Якташыбыз Сергей Батаев Вахтангов исемендәге театр актеры булды!
Казан театр училищесын һәм ГИТИСны тәмамлаучы Вахтангов театры төркеменә стажерлыкка кабул ителде.
Театр труппасы каршында 8 стажердан торган төркем төзелде, - дип хәбәр ителә театрның рәсми сайтында. Яшь артистлар репетицияләрне студия сәхнәсендә үткәрәчәк. Якын арада алар катнашында 3 яңа спектакль куярга планлаштырыла. Театрның сәнгать җитәкчесе Римас Туминас театр югары уку йортларының чыгарылыш курсларының күрсәтмәләрен карады һәм берничә актерга иҗади эзләнүләрен дәвам итәр өчен аларга студия бинасында репетиция ясау мөмкинлеген тәкъдим итте.
Билгеле булганча, Нина Садурның «Замерзли» пьесасы буенча, Гөлназ Балпеисова режиссерлыгында беренче өч спектакль куелган инде. Постановка стажерлар өчен әһәмиятле «барысы да булачак»дигән исем алачак. Премьера 2019 елның 10 һәм 23 февральләрендә күрсәтеләчәк.
Стажерлык төркеме проекты-камералы, әмма Евгений Вахтангов формалаштырган күчүчәнлек идеясен дәвам иттереп аны заманча театрга Римас Туминас «Мәктәп – Студия – Театр», дип кайтарды.
- Бу зур уңыш, чөнки мин Казан театр училищесын тәмамлаганнан бирле Вахтангов театры сәхнәсендә уйнарга хыялланган идем, - ди Сергей Батаев. Бигрәк тә Римас Владимирович куелышындагы «Евгений Онегин» спектаклен караганнан соң.
Без аңа «Замерзли» спектаклен күрсәткәч, ул безгә театрга керергә тәкъдим итте. Без моңа ышанабыз һәм ышанычны аклар өчен бөтен көчебезне куярга әзер. Тиздән әлеге спектакльнең премьерасы булачак, аннары тагын бер спектакль репетицияләре башланачак һәм гамәлдәге репертуарга кертеләчәк.
Евгений Вахтангов исемендәге Театрның йөз елдан артык тарихы бар. Вахтанговлылар Россия мәдәниятен үстерүгә генә түгел, ә дөнья мәдәнияте үсешенә дә зур өлеш кертте. Анда төрле елларда, төрле Советлар Союзы һәм Россиянең бөек актерлары: Михаил Ульянов, Василий Лановой, Сергей Маковецкий, Владимир Этуш һәм башка бик күп актерлар уйнады.
Якташыбызга уңышлар телик һәм аның иҗатын күзәтик.
Сүз уңаеннан, агымдагы елның язында Сергей режиссерлыгында Владимир Этушь һәм Ольга Тумайкина белән - «Старый вояка» фильмы дөнья күрәчәк. Алексеевскилылар шулай ук бу картинаны күрә алачак, чөнки Сергейның планнарында аны кече ватанында да күрсәтү.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев