Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр һәм язмышлар

Конкурсның беренче юбилее

15 апрельдә Алексеевскида "РИТЭК" ААҖ һәм "Лукойл" хәйрия фондының социаль һәм мәдәни проектлары V конкурсының рәсми старт алуы турында игълан ителде.

Татарстан Республикасында беренче тапкыр конкурс 2010 елда булган иде һәм быел үзенең беренче бишьеллык юбилеен билгеләп үтә. Ул актуаль социаль проблемаларны хәл итүдә коммерция булмаган оешмаларның инициативаларын якларга чакырылган.


Конкурста катнашырга Татарстан Республикасы терриориясендә эшчәнлек алып баручы оешмалар һәм җәмәгать берләшмәләре: коммерциянеке һәм дәүләтнеке булмаган оешмалар; дәүләт, муниципаль бюджет оешмалары, җирле үзидарә органнары чакырыла. Анда сәяси партияләр, профсоюз, коммерция оешмалары, физик затлар һәм дини берләшмәләр катнаша алмый. Конкурс дүрт төп номинация: «Шәфкатьлелек», «Мәдәният һәм спорт», «Экология», «Туган як» номинацияләре буенча үткәрелә. Шулай ук махсус "Бөек Җиңү" дигән Гран-при да бар, ул Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгына багышлана. Бер катнашучыдан гаризалар берьюлы берничә номинациягә бирелергә мөмкин, ләкин һәр номинациягә 1дән артык түгел.


Узган елгы конкурста районыбызның кайбер учреждениеләре дә җиңүчеләр булды. Мәсәлән, картлар һәм инвалидлар өчен Алексеевск интернат-йорты хезмәткәрләре «Шәфкатьлелек» номинациясендә җиңеп чыктылар, алар "Ялгыз, карт кешеләргә һәм инвалидларга социаль җайлашуда һәм тернәкләнеп китүдә ярдәм" проектын тәкъдим иттеләр. Проект өлкән шәфкать туташы Динә Вәлиуллина җитәкчелегендә булдырылды. Конкурста җиңү нәтиҗәсендә интернат йорты хезмәткәрләре яшелчә һәм чәчәкләр үстерү өчен бирелгән җир кишәрлеген төзекләндерә, теплица һәм мотоблок сатып ала алдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев