Кошлар белән булган хәл
Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнендә район хастахасендә кызыклы хәл булды.
Бала табу йорты түбәсендә карлыгач оясы бар, анда 5-6 кошчык үсеп килә. Менә бәйрәм көнендә карлыгач белән бәхетсезлек очрагы килеп чыга - аның аягы түбә калае арасындагы тишеккә эләгеп кала. Карлыгач хуҗалык эшләре буенча баш табиб урынбасары Павел Королев күреп алганчы ике сәгатькә якын асылынып тора. Ул коммуналь хезмәткәрләрен ярдәмгә чакыра, алар бәлагә тарыган кошны коткаралар:
- Коммуналь хезмәткәрләргә рәхмәт әйтәсем килә, алар 5 минут эчендә килеп, карлыгачны коткардылар. Алар ук туендыручы әниләре киләчәктә мондый хәлгә тарымасын өчен тишекне дә киңәйттеләр. Хәзер бу кошның гаиләсе үзенең гадәти тормышын дәвам иттерә, - ди Павел Борисович.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев