Кышкы каникулларда ял
Кешеләр һәм язмышлар

Кышкы каникулларда ял

Халыкны социаль яклау бүлегендә дәвалау-сәламәтләндерү комплексларына юлламалар бар, анда укучылар Яңа ел каникулларында бара алачак.

Юлламалар Чистайның "Раздолье" шифаханәсенә (бер смена 12 календарь көнгә - 2015 елның 3 гыйнварыннан 14енә кадәр сузыла), шулай ук Мамадышның "Өмет" ("Надежда") шифаханәсенә (смена - 18 көн, 3 гыйнвардан 20сенә кадәр һәм 12 көн - 3 гыйнвардан 14енә кадәр) тәкъдим ителә.


Юлламалар бушлай. Аны гаилә кереме бер җан башына Татарстан Республикасында билгеләнгән яшәү минимумы - 6951 сумнан ким булган гаиләләрдә яшәүче балалар ала ала. Белешмәләр өчен 2-38-19 телефонына мөрәҗәгать итәргә кирәк.


Нет комментариев