Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр һәм язмышлар

Мизгелләрдән җыелган бәхет

Гомер мизгел булып уза да китә икән ул. Кыр Шунталысы урта мәктәбенең мәртәбәле мөгаллимәсе Гөлфия Мансур кызы Гайсинага да 50 яшь тулган. Бу хакта хезмәттәшләре исеменнән Гөлнур ИБРАҺИМОВА язып җибәргән.

- Чыннан да, һәр кешенең гомере мизгелләрдән тора. Ә аның һәрбер мизгеле - тормыш тарихының бер бите. Кеше үзенең гомер башы - гомер язына хыял мизгелләре белән килеп керә. Шушы хыял аша үзенең максатларын билгели һәм шуңа омтылып яши. Әйдәгез, бергәләп Гөлфия Мансур кызының тормыш мизгелләренә күз салыйк.
Гөлфия мәктәп елларыннан ук укытучы булырга хыяллана. 1981 елда, мәктәпне бик яхшы билгеләренә генә тәмамлап, бик ансат кына Казан дәүләт педагогия институтының рус теле укытучыларын әзерләүче бүлегенә барып керә. "Миңа математика фәне дә бик җиңел бирелә иде, нишләптер рус теле фәненә өстенлек бирдем", - ди ул мәктәпне тәмамлаган елларын искә алып. Ә 1986 елда, дипломлы белгеч булып, туган авылы мәктәбенә рус теле укытучысы булып кайта. Аның хезмәт биографиясенең географиясе бары тик туган авылы - Кыр Шунталысы белән генә чикләнә. Җирдә яшәү максатының асылын бары тик туган авылында һәм туган мәктәбендә белем, мәгърифәт таратуда гына күрә ул. Тормышының һәр мизгелендә якты эз калдырып, үзе сайлаган язмышка - укытучы һөнәренә тугрылыклы булып кала.
Бүген укытучыларның төп максаты - укучыларда югары коммуникатив, лингвистик, эстетик, әхлакый компетенцияләр формалаштыру. Моңа бары тик иҗади активлык шартларында гына ирешергә мөмкин. Шуңа күрә дә Гөлфия Мансур кызы, дәреслек материаллары белән генә чикләнмичә, укучыларга аларның белем алу эшчәнлеген активлаштыра торган актуаль юнәлешләрне дә эзли. Педагогик эшчәнлекнең яңа формаларын һәм алымнарын таба, өйрәнә, куллана. Шуларның берсен генә күрсәтеп үтәсем килә. Проблемалы хәлгә нигезләнгән текстлар белән эшләү. Укытучы текстка лингвистик, стилистик анализ ясарга, текстны дөрес аңларга, автор позициясен билгеләргә, үз фикерләрен белдерергә, дәлилләр китерергә өйрәтә. Бу бик мөһим эш төре. Чөнки укучылар текстка нигезләнеп инша язганда бердәм дәүләт имтиханнарының "С" биремен башкару күнекмәләрен үзләштерәләр.
Бердәм дәүләт имтиханнарының нәтиҗәләренә килгәндә исә, Гөлфия Мансур кызы Гайсинаның горурланырга тулы хакы бар. Ул - районда иң нәтиҗәле эшләүче укытучыларның берсе. Узган елгы имтиханнарда аның укучыларының уртача баллы 75,3не тәшкил итте. Бу район һәм республика күрсәткечләреннән дә югарырак иде. Укучылары да мәктәптә алган белемнәрен акладылар: барысы да югары уку йортларында бюджет хисабына укыйлар.
Эш агачыңның мул итеп җимеш бирүе - тынгысыз эзләнүләр, йокысыз төннәр, тир түгеп эшләгән эзлекле, системалы хезмәт нәтиҗәсе ул.
Аның укучылары укытучының тырышлыгын күрәләр, ихтирам итәләр. Ата-аналар да бик рәхмәтле аңа, хөрмәт белән карыйлар. Укытучының бәхете шундадыр, мөгаен.
Гөлфия ханым гаиләдә дә бик бәхетле хатын, бик бәхетле ана. Гел җаваплы эшләрдә эшләүче тормыш иптәше Рамил Гайсин белән итагатьле, тырыш, тәрбияле ул һәм кыз үстерделәр. Кызлары Гөлзирә быел КНИТУны тәмамлап, Казан предприятиеләренең берсендә икътисадчы-бухгалтер булып эшли. Ә Алмаз шул ук уку йортында инженерлык һөнәренең серләрен үзләштерә.
Балаларыңның тормышта үз урыннарын табуы һәм биргән тәрбияңне аклавы - яшәү максатының асылын тәшкил итәдер, минемчә.
Менә без Гөлфия Гайсинаның яшәү мизгелләрен, тәсбих төймәләрен тезгәндәй бер җепкә тезеп, "гомер" дигән тезем барлыкка китердек. Бәрәкәтле һәм мәгънәле гомер!
Хөрмәтле Гөлфия ханым, гомер теземеңә киләчәктә дә бары тик матур мизгелләр генә өстәлсен, тормышың тигезлектә, муллыкта үтсен. Юбилеең белән чын күңелебездән котлыйбыз.
Мизгелләрдә кала синең гомер.
Һәр мизгелнең үзенең балкышы!
Уңышлыклар, бәхет, сөенечләр -
Мизгелләрдә тапкан табышың.
Табышларың аша килгән бәхет
Җырдагыча булсын гомерле.
Сәламәт бул, тулы бәхет өчен
Иң мөһиме шушы түгелме?!
Менә шундый матур итеп язылган хат алдык без Кыр Шунталысы урта мәктәбеннән. Гөлфия ханымны без дә ихлас күңелдән юбилее белән котлыйбыз, аңа алга таба да исәнлек-саулык, гаилә бәхете, уңышлар телибез.
Әлфия ХӨСӘЕНОВА
әзерләде

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев