“Наркотикларсыз тормыш”
Районда шундый баш астында наркотикларга каршы тору буенча айлык булып узды. Бистәнең 1нче мәктәбендә шул уңайдан берничә чара үткәрелде.
Укучыларга тәүлек әйләнәсе эшли торган ышаныч телефоны буенча аноним шалтырату, наркотикларның таралу урыны яки аларны куллану очраклары турында хәбәр итү мөмкинлеге бирелде. Шулай ук ай дәвамында мәктәптә наркотикларга каршы тематика һәм сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау буенча төрле спорт бәйгеләре, концертлар, лекцияләр, иҗат конкурслары булып узды, ата-аналар җыелышлары оештырылды. Чарага хокук саклау органнары һәм прокуратура, сәламәтлек саклау вәкилләре чакырылды. Атап әйткәндә, прокурор урынбасары Ринат Баймуратов тугызынчы сыйныф укучылары белән терроризм, экстремизм, наркотиклар һәм психотроп матдәләрнең зыяны турында әңгәмә үткәрде. Ул, тормышта максатыңны сайлап алып үз мәсләгеңне булдыру мөһим, ә моның өчен белем алырга кирәк, дип ассызыклап әйтте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев