Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр һәм язмышлар

Олы йөрәкле укытучы

Укытучы! Кеше бу дөньяда нинди генә биеклекләргә ирешсә дә, уңышлары башында аның укытучысы тора. Укытучы- җәмгыятьтә иң хөрмәткә лаек кеше! Ул - кешелекне мәгърифәт дөньясына алып керүче. Укытучы - зур тормыш юлына чыгаручы. Бөек акыл ияләре дә, тиңдәшсез батырлыклар күрсәткән каһарманнар да, ачышлары белән танылган галимнәр, исемнәре халыклар тарихына алтын...

Зур Тигәнәле урта мәктәбендә чирек гасырдан артык сабыйлар күңеленә гыйлем орлыклары чәчүче укытучыларның берсе - Яруллина Римма Дамир кызы. Бу хезмәткә ул урау юллар аша килде. Әнисе татар теле һәм әдәбияты, немец теле укытучысы Рәйсә Мөгаллим кызының исемен инде олыгайган кешеләр дә зур хөрмәт белән искә алалар. Балачактан ук нәни кызчык әнисе хезмәтенең катлаулы, җаваплы икәнен күреп үсә. Бәлки, шуңа күрәдер, я башка җитди сәбәпләре булгандыр, 8 классны "бишле" билгеләренә тәмамлагач, Римма Казан сәүдә техникумына укырга керә. Уку йортын уңышлы тәмамлап, үз белгечлеге буенча эшли башлый. Әмма күңелдә һаман эзләнү, канәгатьсезлек. Тормыш иптәше Фәрит белән авылга күчеп кайткач, мәктәптә бераз эшләп ала Римма. Шул вакытта күңеленә якын хезмәте башка икәнен аңлый ул. Озак уйлап тормыйча, Казан дәүләт педагогия институтына укырга керә. Һәм әлеге һөнәр бөтереп, үз дөньясына алып кереп китә аны. Еш кына аның турында "Институтта укып кына укытучы булып булмый, аңа Ходай үзе бу һөнәрне биргән" дигән фикерне ишетергә мөмкин.

Яңалыкларга омтылучан, төрле методикаларны кулланып балаларга төпле белем бирүче укытучыны хезмәттәшләре, укучылар һәм ата-аналар хөрмәт итәләр. Ачык дәрес яки класстан тыш чара күрсәтергә кирәк булса, мәктәп администрациясе яки мәгариф бүлеге күп очракта Римма Дамировнага мөрәҗәгать итә, чөнки югары категориягә ия укытучы дәреснең һәр минутын файдалы, мавыктыргыч итеп үткәрә, кызыклы ял мизгелләре кертә, балаларның иҗади үсешен булдыра, алдынгы технологияләрне балаларның яшь үзенчәлекләрен истә тотып куллана. Еш кына мәктәптәге укытучылар гына түгел, тирә-юнь авыл башлангыч укытучылары да аңа ярдәм сорап мөрәҗәгать итәләр.

"Ничә еллар мәктәп ишеген ачып кереп, бөтен көчен кызганмыйча, һәр эшен җиренә җиткереп башкаручы Римма Дамир кызына 50 яшь дисәләр, "Кем турында сөйлисез сез?"-дияр идем мин. Яшьлек матурлыгын саклап калу һәркемгә дә бирелми. Ә Римма апа нәкъ шундый: яшь кызларча сылу һәм җитез, үз эшен яратып, һәркемгә дә үрнәк булырлык итеп башкаручы, хезмәттәшләренең хөрмәтенә лаек ул.

Ул укыткан укучылар мәктәпне сагынып сөйлиләр, чөнки мөгаллим төпле белем бирә. Ә без, укытучылар, аның алдында шулай ук рәхмәтле. Нинди генә сорау белән мөрәҗәгать итсәң дә, барысына да җавабы, киңәше әзер аның. "Вакытым юк, белмим", дигән сүзләрне ул бөтенләй белми бугай," - дип үз фикерен белдерде башлангыч класс укытучысы Роза Шәмсетдинова.

Римма Дамир кызы - район "Ел укытучысы" конкурсларында катнашып, призлы урыннарны яулаган укытучы да. Ә укучылары апаларыннан да уздыралар: алар республика гына түгел, Бөтенроссия конкурсларында да призлы урыннар яулыйлар.

Укытучының шәкертләре үсеп җиткәч тә, остазларының йөзенә тап төшермиләр: алар арасында төрле һөнәр ияләре (укытучы, инженер, механик, банк хезмәткәре, энергетик, социаль хезмәткәр, авыл хуҗалыгында җитәкче, сәүдә хезмәткәре һ.б.), гаиләләрендә абруйлы ата һәм ана, җәмгыятьтә актив шәхесләр байтак.

2005 ел чыгарылыш классы укучылары ата-аналары исеменнән тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Гөлсем Зарипова болай ди: "Римма Дамир кызы мәктәптә укыганда ук бик тырыш, максатчан, күпне белергә омтылучан иде. Һәрвакыт ярдәмгә килүче, югары эрудицияле, көчле интеллектка ия бу ханым минем өлкән улымның беренче укытучысы булды. Дәресләрен кызыклы оештырып, балаларга аерым якын килеп, ул һәр балада белемгә омтылыш уятты. Бүген дә "безнең Римма апабыз" дип торалар алар".

Хезмәттәше Айсылу Сәйфетдинова аның турында болай ди: "Римма Дамировна белән без күршеләр булып үстек. Икебез елганың ике ягына кияүгә чыксак та, хәзер күршеләр булып яшибез. Мәктәптә дә инде 25 ел бергә. Тормыш юлын үткәндә яныңда һәрчак таянырдай дусларың булу - үзе зур бәхет. Авыр чакта ярдәм кирәкме - ул булыша, эштә, мәктәптә проблемаң бармы - акыллы киңәшләрен бирә, шатлыгың булса - ул уртаклаша. Шундый киң күңелле дустым, хезмәттәшем булу белән мин бәхетле. Аңа тик исәнлек, озын гомер, һәрвакыт шундый оптимист булып калуын телим."

Гаиләсендә Римма ханым акыллы хатын, булдыклы хуҗабикә, һәрвакыт акыллы киңәшен бирә торган әни. Тормыш иптәше Фәрит - авыл хуҗалыгы белгече. Гаилә фермасы оештырды. Римма әлеге өлкәдә дә беренче ярдәмче. Бүгенге көндә уллары Таһир белән Фәнис Казан шәһәрендә белем алалар. Әз генә буш вакытлары булуга, әти- әниләренә ярдәм итү өчен авылга ашыгалар. Ә туган өйләрендә тәмле ризыклар пешереп аларны әниләре көтә.

Табигатьтә алтын көз хакимлек иткән бик бай вакытта дөньяга аваз салган Римма Дамир кызы бу көннәрдә олы юбилеен билгеләп үтә. Артта сокланырлык эшләр эшләнгән. Киләчәктә әле тагын да зурраклары көтә. Без аны матур бәйрәме белән котлап, әлеге шигырь юлларын бүләк итәбез:

Һәр йөрәккә кереп урнашасыз,Исемегез һәркем телендә.Беркайчан да болыт

капламасын,Кояш булсын тормыш күгендә.

Сәламәтлек белән тигезлектә балаларыгызның игелеген күреп озак яшәргә язсын!

Укытучы сүзе гади бер сүз,

Ә мәгънәсе исең китәрлек!

Исәнлекне бирсен Ходай сиңа

Гомер буйларына җитәрлек.

Суфия ХӨСНЕТДИНОВА әзерләде

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев