Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр һәм язмышлар

“Пчелино“ бал бәйрәме узачак

Бал бәйрәменә рәхим итегез! 12 августта Әгерҗе ипподромында республика күләмендә "Пчелино" бал бәйрәме узачак.

Бәйрәм сәгать 12дә башланыр дип күзаллана. Анда төрле бәйгеләр, ярышлар узачак, ярминкә-күргәзмәләрдә балны авыз итү, сатып алу мөмкинлеге булачак. Кунакларны хуш исле үлән чәе белән дә сыйлаячаклар,-дип хәбәр итә безгә авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгече Алия Сигбатуллина.

Ипподромда кичкә кадәр бәйрәм гөрләячәк. Анда бал белән бәйле мастер-класслар уздырыла, иң яхшы чәкчәк ясаучыны ачыклыйлар, зур "Медовик" тортын әзерләү дә булачак. Халык кәсепчелеге товарлары күргәзмәсе дә эшләячәк. Оста куллар ясаган сувенирлар, бизәнү әйберләре, кул эшләнмәләре тәкъдим ителә, - диде Алия Сигбатуллина.

Бәйрәмдә төрле районнардан килгән яшьләр командалары спорт ярышларында осталыкларын күрсәтәләр, балалар өчен аерым мәйданчыклар эшли. Бал бәйрәмендә җырчы гаилә Салават Миңнеханов һәм Гүзәлемнең дә катнашуы көтелә. Барырга теләүчеләргә авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгече Алия Сигбатуллинага мөрәҗәть итәргә мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев