Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр һәм язмышлар

Россия Президенты котлады

2018 елның 1 гыйнварында Зур Тигәнәле авылы башлыгы Салават Җәүдәт улы Әхмәтҗанов Бөек Ватан сугышы ветеранының тол хатыны, тыл хезмәтчәне, Алексеевск районының Зур Тигәнәле авылында яшәүче Әхмәтшина Галия Харис кызын 90 яшьлеге белән котлады һәм аңа РФ Президенты В.В.Путиннан котлау открыткасы, район башлыгы В.К. Козонковтан бүләк җыелмасы, азык-төлек пакеты һәм...

Әхмәтшина Галия Харис кызы Әлки районының Иске Салман авылында туа. Гаилә ишле була. Әтиләре Балык Бистәсе районының Олы Елга авылында 40 ел мәктәп директоры булып эшли. Гаиләнең хуҗалыгы зур булып, умартачылык белән шөгыльләнә.
Галия Харис кызы Бөек Ватан сугышы вакытында, барлык яшьтәшләре кебек үк, әти-әнисенә хуҗалык эшләрендә булыша һәм колхозда төрле эшләрдә эшли. Мәрхүм ире Хәмзә Мөбәракша улы белән ике ул тәрбияләп үстерәләр. Уллары әти-әниләре үрнәгендә үз гаиләләрен коралар.
Галия Харис кызының дүрт оныгы һәм тугыз оныкчыгы бар. Ул 48 ел укытучы булып эшләде һәм гомере буена җитәкче урыннарда - мәктәп директоры, парторг, колхоз рәисе булып хезмәт куйган иренең ышанычлы тылы булды. Галия Харис кызы, олы яшьтә булуына да карамастан, күңел көрлеген югалтмый.
***
2018 елның 10 гыйнварында башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Николай Чурин, социаль яклау бүлеге начальнигы вазыйфаларын башкаручы Мария Солдатова һәм ветераннарның район советы рәисе Елена Макарихина хезмәт ветераны, тыл хезмәтчәне, күп балалы ана, Алексеевск бистәсе кешесе Бариева Гөлсем Вилдан кызын 90 яшьлеге белән котладылар һәм аңа РФ Президенты В.В.Путиннан котлау открыткасы, район башлыгы В.К. Козонковтан бүләк җыелмасы, азык-төлек пакеты һәм котлау открыткасы тапшырдылар.
Гөлсем Вилдан кызы Алексеевск районының Урта Тигәнәле авылында туа. Аның бала чагы бик авыр була, чөнки бик яшьли ятим кала. 1941 елда сугыш башлангач, әтисен фронтка алалар, озакламый ул һәлак була. Күп тә үтми, әнисе дә авырып, үлеп китә. Әти-әнисе үлгәндә Гөлсем Вилдан кызына нибары унөч, ә кечкенәләренә: сеңелесенә - биш, энесенә өч яшь кенә була.
Өч ятимне бабалары үзенә ала. Гөлсемгә бик яшьли олыгаерга: бабаена хуҗалыкны алып баруда булышырга, иртәдән алып төнгә кадәр колхозда эшләргә туры килә. Ә ундүрт яшендә өлкәннәр белән бергә Лаешка фронт өчен утын әзерләргә йөри.
Сугыштан соң 1947 елда кияүгә чыга, Бутлеров исемендәге совхозда бозау караучы булып эшли. Ире белән биш бала: дүрт кыз һәм бер ул тәрбияләп үстерәләр, тугыз оныгы һәм ике оныкчыгы бар. Хәзерге вакытта ул кызы Гүзәлия тәрбиясендә яши.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев