Заря

Алексеевск районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр һәм язмышлар

Стратегия-2030 га теләге булган һәр кеше үзгәреш кертә ала

Сезнең тәкъдимнәр

Стратегик инициативалар сайты i.tatarstan2030.ru. эшләтеп җибәрелде.
Халыкара икътисадый форумда Татарстан Республикасы Президенты Р.Миңнеханов тарафыннан яңа проектларны алга этәрү буенча стратегик инициативалар агентлыгы генераль директоры С.В.Чупшева белән берлектә стратегик инициативалар сайты (http://i.tatarstan2030.ru/) эшләтеп җибәрелде.


Сайтта теләге булган һәр кеше Татарстан Республикасын 2030 елга кадәр социаль-икътисадый үстерү стратегиясенә үзгәрешләр кертү буенча үз инициативасын калдыра ала. Теләсә-кайсы инициативаны бәяләргә мөмкин. Иң яхшылары исә Стратегия-2030га кертеләчәкләр.


Моннан тыш шунда ук Стратегия-2030ның агымдагы редакциясе, аның төп юнәлешләре, флагман проектлары, шулай ук мәгълүмат лентасында – Татарстан Республикасында стратегик планлаштыру өлкәсендә уздырылган чаралар белән дә  танышырга була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев