Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр һәм язмышлар

Суфия апа башлыклардан котлаулар кабул итте

Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның һәм район башлыгы Владимир Козонковның котлау открыткаларын Урта Тигәнәле авылында яшәүче 90 яшен тутырган Бөек Ватан сугышы ветераны Суфия Фазулла кызы Мортазина кабул итте.

Урта Тигәнәле авыл җирлеге башлыгы Әлхәт Зәйнуллин һәм халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге начальнигы Наталья Семина Суфия Фазулла кызына нык сәламәтлек һәм озын гомер теләделәр, юбилее көнне ил һәм район җитәкчелеге тарафыннан күрсәтелгән игътибар аның өчен аеруча күңелле булды.

Аның бөтен хезмәт юлы балалар һәм зурлар белән эшләүгә багышланган, ул һәрчак кешеләр турында кайгырта. Суфия Мортазина белем бирү өлкәсендә, шулай ук башкарма комитет рәисе вазыйфасында 60 ел эшли. Шушы зур срок эчендә авылдашларының олы ихтирамына лаек була. Әле ул параллель рәвештә әни ролен дә башкара: ике ул тәрбияләп үстерә...

Суфия Фазулла кызының тормыш юлы беренче карашка башкаларныкыннан бернәрсәсе белән дә аерылмый кебек. Ул Коры Көрнәле авылында туа, тулы гаиләдә тәрбияләнә. Бөек Ватан сугышы башлангач, әтисе фронтка китә һәм шунда хәбәрсез югала. Ә әнисе колхозда төрле эшләрдә эшли, ул берүзе биш бала - өч ул һәм ике кыз үстерә. Коры Көрнәле урта мәктәбенең 10 нчы сыйныфын тәмамлагач, Суфия апа Болгар шәһәрендәге педучилищега укырга керә, соңрак читтән торып институт тәмамлый, 1943 елда башлангыч сыйныфлар укытучысы итеп билгеләнә. Бераз вакыттан соң эшчәнлеген химия укытучысы буларак дәвам иттерә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев