Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр һәм язмышлар

Суык куркытамы?

Быелгы кыш җылы һәм карсыз башланып киткәнгә күрә, урысларның Раштуа, Хач Ману бәйрәмнәре тирәсендә ел да булып ала торган салкыннарга әллә ни исебез китмәгәндәй карасак та, соңгы көннәрдәге суыклар берникадәр пошаманга сала безне. Чөнки ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр иткәнчә, республикада аномаль суыклар дәвам итә. Көндезләрен кояш...

Рузалия, хуҗабикә, Кыркүл авылында яши:
- Авылда яшәгәч, салкыннарга күнеккән инде без. Элек фермада сыер савып йөргән заманнарда әле тагын да көчлерәкләре була иде. Маллар кызганыч, араннары томат булса да, өшибез, дип әйтергә телләре юк бит аларның. Шуңа күрә дә бозаулар, сарык бәрәннәре өшемәсен өчен асларына саламны күбрәк түшәргә тырышабыз, фуражлы җылымса су бирәбез, ипи дә каптырабыз әле. Күшәп, әкрен генә печән уртлап, басып торалар үзләре. Өстеңә калынрак киенеп, аягыңа киез итек тә киеп җибәрсәң, бернинди суыклар да куркыныч түгел, дип уйлыйм. Баштарак кары да яумый, дип уфтана идек, матур гына карлар да яуды. Юлларны, бакча-йортларны мул итеп кар көртләре күмеп китте, көннекен көнгә көрәп барсаң, бер авырлыгы да юк анысы. Шулай да, без бала чакта кар искиткеч күп булганлыктан, капка башларыннан йөргән вакытларыбыз да булды (тумышым белән Көрнәледән мин үзем) тыкрыклардагы кар тауларын астан казып кереп, окоп итеп уйнаганнарыбыз әле дә хәтердә. Атналар буена сузылган күз ачмаслык бураннары да була торган иде. Иртән яккан мич инде өйләдән соң суына, без, кечкенәләр, җылы эзләп мичнең төбенәрәк елыша торган идек. Аллага шөкер, өйләребез җылы хәзер, урманнан утын алып кайтып ягасы юк. Шулай да иртәнге 4тән торып, шул салкында фермага ашыккан терлекчеләргә, трактор-машина кабызган механизаторларга Ходай авыр хезмәтләрендә сәламәтлек,чыдамлык бирсен иде.
Гөлсинә, Казан Федераль университеты студенткасы:
- Читтә укыгач, авылга, әниләр янына ешрак кайтасы килә. Хәзер бит әле кышкы сессия булганга, имтиханнар арасында да әзерләнү өчен берничә көн бирелә. Тулай торакта һич кенә дә ятасы килми. Юлга чыгып басабыз, еш кына машина көтәбез, автобусларның расписаниесе туры килмәсә, ни очрады, шуңа тизрәк утырып китәргә тырышабыз, салкын үзәккә үтә инде анысы, калын киенәм дисәң дә, аркаларны чымырдата, аяк бармаклары сизми башлый. Бу салкыннар озакка китмәсен иде. Чөнки әлеге аномаль суыкларның җылылык, су, электр белән тәэмин итү системаларын сафтан чыгарулары, зур зыян салулары да ихтимал.
Раиль, автоһәвәскәр:
- Кинәт көчәеп киткән суыклар машина хуҗалары, транспорт йөртүчеләр өчен дә уңайсызлыклар китереп чыгарды, әлбәттә. Ярый ла әле, транспорт чараң яңарак булса, шулай булмаганда бу чатнама суыкларда аккумуляторга зарар килеп, аның кабыза алмыйча җәфаланасыңны көт тә тор! Мондый суык көннәрдә тәҗел кирәге чыкмаганда, ерак юлларга чыкмый торуың да хәерле, дип уйлыйм. Алдан хәстәрен күреп, машинага суыкта туңмый торган май (незамерзайка) сатып алырга кирәк. Ерак юлга чыгып киткәндә үзең белән термоста кайнар чәй, җылы ризык алу мәслихәт.
Зифа ханым, нәфис әйберләр туку фабрикасы тегүчесе:
- Без, өлкәннәр, җылырак киенергә кирәк икәнлеген беләбез, әлбәттә. Оныкларыбызның да һәрдаим шул хакта исләренә төшереп торабыз. Чөнки бер салкын тисә, сәламәтлегеңне кире кайтаруы бик кыен бит. Мин үзем, мәсәлән, салкыннан йөреп кайтканнан соң профилактика өчен балан төнәтмәсе эчеп куям. Аны алдан бал кушып ясап куйган идем. Лимонлы чәйгә имбир тамыры да өстим әле. Тамаклар кызарып, бераз әрни башлаганда менә дигән дәва дип саныйм. Һава температурасы 30 градустан артып киткән бу салкын көннәрдә урамнан өстенә юка гына куртка яисә кыска пальто кигән, яланбаш, я булмаса кыска итәкле, капрон оек кигән яшь-җилкенчәкне күреп йөрәк әрни. Ни өчен дип рәхәтләнеп җылырак киенмәскә, җылы шарф бөркәнеп, тиешле аяк киеменнән йөрмәскә? Аяк-кулларын туңдыручылар азмыни? Саулыктан да кадерлерәк нәрсә бар соң? Әти-әниләр моңа бәйле рәвештә игътибарлырак, балаларына дикъкатьлерәк булсалар иде.
Назыйм, ерак аралардан йөк ташучы:
- Мин бригада белән Владимир өлкәсеннән Казанга йөк ташыйм. Шул арада гына кинәт машинам ватылып, юлда калдым. Үзем Казанга Әзербәйҗаннан килгәнгә күрә, мондый суыкларны күргәнем юк иде әле. Эшләп тормаганга күрә, машина бик тиз суынды, менеп-төшеп йөри торгач, аяк-кулларым шактый өшегән, аңымны югалтканмын хәтта. Иптәшләрем тиз арада "Ашыгыч ярдәм" чакыртырга мәҗбүр булганнар. Ярый әле, юлда ялгызым гына булмаганмын, дип шатландым.
* * *
Кешеләр күп булган кебек, фикерләр дә төрле, әмма алар барысы да безне үз сәламәтлегебезгә, гомеребезгә карата игътибарлы һәм сак булырга өндиләр, битараф булмаска чакыралар. Шулай булгач, Аллаһы Тәгаләнең ярдәме, үзебезнең дә игътибарыбыз һәм тырышлыгыбыз белән өйләребез җылы булсын, Арктика циклоннарына бирешмичә, зәмһәрир суыкларга түзем һәм сабыр булырга язсын иде!
Суфия НУРУЛЛИНА әзерләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев