Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр һәм язмышлар

Тарихи календарь: 17 гыйнвар вакыйгаларда һәм шәхесләрдә

ТАССР төзелүдә әһәмиятле роль уйнаган орган - Россия мөселманнары эшләре буенча Комиссариат төзелгән көн. Бүген Аяз Гыйләҗев һәм Зәйни Солтанов туган. Татар дөньясында Мулланур Вахитов 1918 - Россия мөселманнарының эшләре буенча Комиссариат төзү турында Декреты кабул ителә, аның комиссары итеп Мулланур Вахитов (1885-1918) билгеләнә. Комиссариат илдәге мөселманнар өчен җаваплы орган...

ТАССР төзелүдә әһәмиятле роль уйнаган орган - Россия мөселманнары эшләре буенча Комиссариат төзелгән көн. Бүген Аяз Гыйләҗев һәм Зәйни Солтанов туган.

Татар дөньясында

Мулланур Вахитов

1918 - Россия мөселманнарының эшләре буенча Комиссариат төзү турында Декреты кабул ителә, аның комиссары итеп Мулланур Вахитов (1885-1918) билгеләнә. Комиссариат илдәге мөселманнар өчен җаваплы орган була. Бу орган 1920 елда Татар Автономияле Совет республикасын төзүдә актив роль уйный.

Мулланур Вахитов Татар-Башкорт Совет Республикасын төзү турында карар кабул итә, Казандагы "Болак арты республикасын" юкка чыгару өчен матрослар отрядын җибәрүнең инициаторы була. 1918 елда акларга каршы көрәш өчен Казанга килә, КОМУЧ (чех гаскәриләре һәм алар ягында сугышкан аклар) тарафыннан кулга алына һәм җәзалап үтерелә.

Төп фотода - Комиссариат җитәкчеләре, уртада Мулланур Вахитов.

Россиядә

1960 ел - шторм нәтиҗәсендә совет солдатлары Федор Поплавский, Әсхәт Җиһаншин, Иван Федоров, Анатолий Крючковский Тын океанда идарәсез баржада калалар. Сусыз һәм азык-төлексез алар 49 көн буе, АКШ хәрбиләре коткарганчы"сәяхәт итә". Бу вакыйга турында "49 көн" дигән фильм да төшерелә.

1972 - ГТО ("готов к труду и обороне") физкультура стандартлары кабул ителү турында карар кабул ителә.

1979 - СССРда халык санын алу башлана (24 гыйнварга кадәр дәвам итә). Илдә 262,4 млн кеше яшәгәнлеге ачыклана.

Дөньяда

17 гыйнвар Балалар эшләнмәләре, икенче төрле әйткәндә, уйлап табучы балалар көне буларак билгеләп үтелә. Бу көн АКШ дәүләт эшлеклесе, журналист Бенджамин Франклин туган көнне билгеләп үтелә. Франклин 12 яшендә суда йөзүне җиңеләйтүче җайланма - ласталар уйлап тапкан.

395 елда Рим империясе икегә бүленә - Көнбатыш һәм Көнчыгыш (башкаласы Византий, Константинополь - хәзерге Истанбул) таркала. Бу бүленү дөньяда тарихында бик мөһим роль уйнаган цивилизацияләрнең берсе - Рим империясенең таркалып юкка чыгуындагы иң әһәмиятле дата. Көнбатыш Рим империясе 476 елда юкка чыга, Көнчыгыш империясе 1453 елга, төрекләр тарафыннан яулап алынганга кадәр яши.

Туган көннәр

Аяз Гыйләҗев - язучы, драматург.

Аяз Мирсәет улы Гыйләҗев 1928 елда Татарстанның Сарман районы Чукмарлы авылында укытучы гаиләсендә туа. Актив иҗат эшчәнлеге 1956 елда башлана. 1950 елның мартында ялган гаеп белән кулга алына, 1955 елның августына кадәр Казахстанда тоткынлыкта була.

"Өч аршин җир", "Зәй энҗеләре", "Урталыкта", "Язгы кәрваннар", "Мәхәббәт һәм нәфрәт турында хикәят", "Җомга көн кич белән", "Әтәч менгән читәнгә", "Балта кем кулында", "Йәгез, бер дога!" әсәрләре авторы.

Татарстанның Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты, Татарстанның халык язучысы.

Аяз Гыйләҗев 2002 елның 13 мартында вафат булды.

Зәйни Солтанов - артист, язучы.

Зәйни Солтанов (Зәйнелгабидин Гобәйдулла улы Сөләйманов) 1892 елда Әстерхан шәһәрендә сәүдәгәр гаиләсендә туа. Әстерханның «Акмәчет», соңыннан Казандагы «Мөхәммәдия» мәдрәсәләрендә укый. 1906 елда, мәдрәсәләргә ислях (реформа) таләп иткән шәкертләр хәрәкәтендә актив катнашып, «Мөхәммәдиямне ташлап чыга. 1907 елдан Әстерхан яшьләренең һәвәскәр театр труппаларында актер булып чыгышлар ясый башлый. 1914- 1915 елларда ул - «Сәйяр» труппасы артисты.Гражданнар сугышы чорында Әстерханда беренче татар совет театры труппасы оештыру эшендә катнаша. 922 елдан Татар дәүләт академия театры сәхнәсендә актер булып уйный, Казанда театр техникумын оештыру эшендә катнаша, аның директоры һәм укытучысы булып эшли. Рус, совет һәм чит ил драматургларының әсәрләрен татарчага тәрҗемә итә.

Татарстан АССРның халык, РСФСРның атказанган артисты.

Зәйни Солтанов 1952 елның 5 маенда Казанда вафат була.

Барлас Камалов - язучы, журналист.

Барлас Хәмит улы Камалов 1930 елда Чистайда укытучы гаиләсендә туган. «Татарстан яшьләре» газетасының баш мөхәррире, «Социалистик Татарстан» газетасында бүлек мөдире, «Чаян» журналында әдәби хезмәткәр, Татарстан радиосында иҗтимагый-сәяси тапшырулар редакциясендә баш мөхәррир булып эшли, әдәби иҗат белән шөгыльләнә. «Сыналыр чак», «Күршеләр», «Йөрәк давыллары», «Өметең өзелмәсен», «Җир күчәре» һ.б. китаплар чыгара.

2004 елда Казанда вафат була.

Мөхәммәт Али (ингл. Muhammad Ali; чын исеме Cassius Marcellus Clay - Кассиус Клей) - боксчы.

1942 елда АКШта туа. Дөнья тарихында иң танылган боксчыларның берсе.

1960 елгы 17-нче Җәйге Олимпия уеннары җиңүчесе. Ел боксчысы дәрәҗәсе иясе (1963, 1972, 1974, 1975, 1978).

Сонни Листон белән бокс сугышыннан соң "Ислам милләте" оешмасына керә һәм исемен Мөхәммәт Али гә дип үзгәртә.

2016 елның 3 июнендә вафат була.

Татар-информ мәгълүмат агентлыгы сайтыннан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев