Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр һәм язмышлар

Тиган Булакта фермер Илдар Хаматвәлиев бер миллион алты йөз мең сумлык юл салдырган!

ИГЕЛЕКЛЕ ЮЛ ЭШЛӘРЕ

Бу елны авыл халкы өчен тарихи ел дип санарга була: биредә барлык урамнарда да каты түшәмә юл барлыкка килде. Яз көне Гражданнар сугышы герое Чапаев исемен йөртүче үзәк урамда «Алексеевскдорстрой» хезмәткәрләре 550 метр озынлыкта вак таштан юл салдылар. Бу максатларга республика программасы буенча биш миллион ярым сумга якын акча бүленеп бирелгән. Авылның икенче 450 метр озынлыктагы урамындагы юлны шушы авылда туып-үскән фермер Илдар Хаматвәлиев ясатырга алынган.

Республика бюджетыннан финанслау белән үзара салым акчасына Тиган Булакта яшәүчеләр дүрт йөз мең сумга якын акча җыйды. Төзелеш өчен калган чыгымнарны, ә бу 1,6 миллион сумнан артык, фермер үз өстенә алган. Бу акчаларга кара туфрак тигезләнгән, балчык китерелгән, аннары ком һәм вак таш җәелгән. Юлны ике ел төзеделәр. Шулай ук КФХ акчасына шул ук юлда кечкенә генә күпер дә төзелде.

Юл төзүдә КФХ хезмәткәрләре Фаил Миңгалиев, Зәһфәр Вәлиуллин, Рәшит Гатин, Фәргать Гарифуллин һәм Афлан Таһиров та кыр эшләреннән буш вакытта тырышып хезмәт куйдылар.

Илдар Хаматвәлиев сөйләгәнчә, авыл халкы алдындагы бурычы шулай эшләргә өндәде:

– Үзебез өчен генә түгел, ә кешеләр өчен яшәргә кирәк. Мин бу авылда тудым, биредә минем якташларым яши. Юл кирәк – аннан башка яшәп булмый. Элек монда баткаклык булды, йөрергә мөмкин түгел иде. Кешеләр эшкә бара алмый иде. Кыр Шунталасында без барлык урамнарны да каты түшәмәле ясаттык, хәзер туган авылыбызда да барлык урамнарда каты түшәмә юл булсын иде дип эшләдек. Бу юл дистә елларга исәпләнгән. Алга таба су юмасын өчен буаны рәтләргә планлаштырабыз.

Родники авыл җирлеге башлыгы Елена Яковлева билгеләп үткәнчә, Илдар инде күп еллар авыл җирлегенең хәйриячесе һәм беренче ярдәмчесе булып тора:

– Елдан-ел ул безгә ярдәм итә, гел нидер эшли: янгын куркынычсызлыгы өчен пирс төзеде, чишмәне төзекләндерде. Родникида гыйбадәтханә төзүдә булышты, анда үз хисабына җылылык үткәрде. Зиратны төзекләндерүдә ярдәм итте һәм башка бик күп игелекле эшләр башкарды. Хәзер ул Мордва Булак авылында 879 метр озынлыктагы юл төзи башлады. Анда инде балчык китерелгән, юлны төзекләндерү эшләре бара. Моны ул шулай ук үз хисабына эшли. Бу авылда үзара салым программасы буенча без бары йөз мең сум тирәсе генә акча җыйдык. Без аңа рәхмәтле булуыбызны сүз белән генә әйтеп бетергесез. Барлык авыл халкы исеменнән сезнең алдыгызда баш иябез. Шулай ук газета аша «Алексеевскдорстрой» коллективы адресына да юлны сыйфатлы һәм тиз арада төзегәннәре өчен рәхмәт сүзләре җиткерәсе килә.

Яңа юллар барлыкка килүдән шатлыкларын авыл халкы да яшерми. Фельдшер Алевтина Плотникова безнең белән уңай фикерләре белән генә түгел, ә үзенең куркуы белән дә уртаклашты:

– Без, әлбәттә, яңа юллар белән бик канәгать. Элек машиналарны асфальтта өйләреннән еракта калдыра һәм алар өчен бик борчыла иделәр. Ә хәзер проблемасыз өйгә кадәр үтә, кирәкле әйберне алып кайта алабыз. Хәзер ашыгыч ярдәм һәм янгын сүндерү машиналары да үтә алачаклар. Тик без кышын кар чистарткан вакытта вак ташның юл читенә төрттерүләреннән куркабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев