Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр һәм язмышлар

Тормыш сукмагыннан 55 ел бергә

Ныклы гаилә - ир-ат өчен дә, хатын-кыз өчен дә җылы учак, илһам чыганагы ул. Кыр Шунталысы авылында гомер итүче Рауза апа белән Бәгдәр абый Әхмәтҗановлар 55 ел элек кабызган гаилә учагын сүндермичә, бер-берсенә терәк булып, матур яшиләр.

Бу мәкаләне аларның кызлары Алсу Вәлиуллина язып җибәргән. Аның эчтәлеген газета укучыларыбызга да тәкъдим итәбез.

- Кыр Шунталысы авылында яшәүче әтием Бәгдәр белән әнием Рауза турында язып үтәсем килә. Әтиебез Бәгдәр Әхмәтҗанов1937 елның мартында Зур Тигәнәле авылында дөньяга килә. Тумышы Тигәнәледә булса да, гомере Шунталы авылында үтә. Ачлыкны, ялангачлыкны әтиебез "ятим бала" үз җилкәсендә аз татымый. Әнисе Мәгүзә белән барысын да күрәләр. "Салам түбәле өй, аякка, өскә кияргә кием, ашарга ризык юк иде", - дип сөйли әтиебез. Ул елларны искә төшереп сөйли башласа, күзләренә яшь тула. Шулай да әтиебез үсеп егет булып, армия сафларында хезмәт итеп кайткан. Лаешка барып, тракторчы һөнәрен үзләштергән. 1958 елны Вахитов исемендәге колхозда тракторчы хезмәтен башкара. Гомеренең 25 елын тракторчы булып эшли, ә олыгая төшкәч, пенсиягә чыкканчы оператор булды, фермада сыерлар саудырды. Ә әнием Рауза Әхмәтҗанова ишле, әти-әниле гаиләдә дүртенче бала булып дөньяга килә. Ул тугач, 1941 елны бабабыз Касыймны сугышка алалар, ләкин ул 1942 елны яраланып кире әйләнеп кайта. "Мин дә ачлыкны күрдем, ләкин ятимлекне сизмәдем, бөтен нужаны әтиебез тартты", - ди ул. Әниебез 15 яшеннән тавыклар караган, 3 ел эшләгәннән соң сыер саварга күчерәләр. Аның 40 ел гомере фермада үтә.

Әти белән әниебез 1961 елны икәү бергә тормыш корып җибәргәннәр. Шул гомер эчендә ни генә кичермәгән бу ике җан. 55 ел буена шатлыклары да, кайгылары да уртак булган. Тату гаиләнең мәхәббәт җимешләре булып өч кыз бала дөньяга килгән. Өчебезгә дә яхшы тәрбия һәм белем биреп, зур тормышка аяк бастырдылар. Өчебез дә үз тормышларыбызны корып, балалар үстереп, оныклар тәрбиялибез.

- Аллага шөкер, оныклар гына түгел, оныкчыклар да күрергә насыйп булды, - диләр алар шатланып. - Дөньялар тыныч, имин, балаларыбыз сау-сәламәт булсын иде, дип тели алар.

Әтиебез бик матур итеп гармунда уйный. Аның шулай гармунда өздереп уйнавы әниебезне үзенә караткандыр да.

Авыл тормышы җиңел булмагандыр, ләкин алар беркайчан да зарлануны белмәде. Һәр эштән тәм табып, тормышның кадерен белеп яшәделәр.

Бүген әти белән әни лаеклы ялда. Балаларының кадер-хөрмәтен күреп, матур гомер кичерәләр. Тормыш иткән вакытта төрле авырлыклар кичерсәләр дә, алар бүгенге тормыштан канәгать.

Әти белән әнинең бергә гомер итә башлауларына 21 гыйнварда 55 ел тула. Без, барлык балалары, аларны шушы зөбәрҗәт туйлары белән котлыйбыз. Аларга киләчәктә дә исәнлек-саулык, тигез тормыш, безне гел шулай шатландырып яшәүләрен теләп калабыз.

Әйе, арабызда ярату, тугрылык, сабырлык белән тигез гомер иткән, күпләргә өлге булырдай мондый парларның булуы сөендерә. Аларга бүгенге көндә бәхетле булу өчен күп кирәкми. Бары тик 55 ел элек кабызган гаилә учаклары сүнмичә, балаларының һәм онык-оныкчыкларының күңел җылысын тоеп яшәү дә җитә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев