Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр һәм язмышлар

Тыл хезмәтчәннәрен юбилейлары белән котладылар

22 октябрь көнне тыл хезмәтчәне, хезмәт ветераны Антипова Нина Федоровнага 95 яшь тулды.

Юбилярга РФ Президенты В.В. Путиннан котлау открыткасы, район башлыгы Сергей Демидовтан котлау открыткасы, бүләк һәм азык-төлек пакеты тапшырылды.

Нина Федоровна ТАССРның Алексеевск районы Солонцы авылында туа. 1930 елда гаилә Ивановский бистәсенә күчеп килә. Бутлеровка мәктәбендә укый. Мәктәптән соң «Родина» колхозында тегермәндә һәм фермада эшли. Сугыш елларында унбиш яшендә Казанга хәрби заводка эшкә җибәрелә, анда сугыш кирәк-яраклары һәм корал җитештерә. Сугыштан соң туган бистәсенә кайта, кияүгә чыга. Нина Федоровна ире белән өч бала тәрбияләп үстергәннәр. Бүген ул якыннарының һәм туганнарының кайгыртуында оныкасында Алексеевскида яши. 7 оныгы, 6 оныкчыгы һәм ике оныкчыгының баласы бар.

24 октябрьдә Биләр авыл җирлеге башлыгы Галим Хәбибуллин Бөек Ватан сугышы вете-ранының тол хатыны, хезмәт ветераны Белоусова Анастасия Петровнаны 90 яшьлек юбилее белән котлады.

Галим Габделхәй улы юбилярга Алексеевск районы башлыгы Сергей Демидов исеменнән бүләк, азык-төлек пакеты һәм котлау открыткасы тапшырды.

Анастасия Петровна Биләрдә туып үскән. 8 сыйныфны тәмамлагач, Чистай совхоз-техникумына укырга керә. Техникумны тәмамлагач, Анастасия Петровнаны Ник. Баран авылына агроном итеп җибәрәләр, соңрак ул колхозда бухгалтер һәм аннары склад мөдире булып эшли (65 яшькә кадәр). Ире белән өч бала тәрбияләп үстерәләр. Биш оныгы һәм алты оныкчыгы бар. Бүген Анастасия Петровна якыннарының һәм туганнарының кайгыртуында Биләр авылында оныгы янында яши.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X