Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр һәм язмышлар

Ветераннарның истәлеген хөрмәтләделәр

Лебединода Бөек Ватан сугышы елларында һәлак булган сугышчылар һәйкәле янында митинг булды.

Ватан өчен сугышларда һәлак булган, исемнәре чокып язылган 165 лебединолыны хөрмәтләп искә алу өчен бирегә авыл кешеләре җыелды. Авыл кешеләре алдында хезмәт һәм тыл ветераннары Анатолий Костеев белән Константин Максимов чыгыш ясады. Кырыс сугыш елларында әле балалар гына булган бу кешеләр колхоз басуларында һәм фермаларда эшләгәннәр: аларга күпме авырлыклар һәм михнәтләр күрергә туры килүен алар үзләре генә белә торганнардыр. Алар, барлык көчләрен куеп, өлкәннәргә булышырга тырышканнар - авыл хуҗалыгы эшләрен башкарганнар.


Чарада катнашкан югары сыйныф укучылары, авыл яшьләре ветераннарның сугыш вакыты, алар өлешенә нинди кыенлыклар төшүе турында бик нык кызыксынып һәм зур игътибар белән тыңладылар, - ди митингта катнашучыларның берсе Геннадий Максимов.


Ветераннар шулай ук яу кырларында башларын салган әтиләре турында да искә алдылар: Константин Михайловичның әтисе 1941 елда Ватаныбыз башкаласы - Мәскәүгә керү юлын саклаганда, ә Анатолий Федоровичның әтисе Ленинград янында һәлак була.


Ветераннар, яшь буын вәкилләренә мөрәҗәгать итеп, аларны сугыш ветераннарын, тыл хезмәтчәннәрен һәм тулаем бөтен өлкән буынны хөрмәт итәргә, лаеклы варислар һәм ата-бабаларының эшләрен дәвам иттерүчеләр булырга чакырдылар. Очрашу обелиск янына чәчәкләр кую белән тәмамланды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев