Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр һәм язмышлар

Якташлар очраша

Якшәмбе, 29 сентябрьдә мәдәният йортында Алексеевск районында туган һәм төрле төбәкләрдә таралып яшәүче кешеләр очрашачак.

Чара сәгать 10да кунакларны сәламләүдән, бинаның фойесында оештырылган күргәзмәне караудан һәм чәй эчүдән башлана. Шуннан соң бирегә җыелучылар алдында якташлык рәисе Валентина Липужина чыгыш ясаячак.Чыгышлар сугыш һәм хезмәт ветераннары хоры, "Сад" эстрада-хореография студиясе, "Элита" хореография төркеме, "Вечерок" ансамбле катнашында бәйрәм концерты белән дәвам итәчәк. Концертта шулай ук Гөлфәния Казилова, Люция Миндубаева, Екатерина Трифонова, Юля Садыйкова, Регина Казаковалар башкаруында җырлар яңгыраячак. Бу көнне якташлар Сугыш даны, Салих Баттал музейларында, Биләр тарихи-археологик табигать музей-тыюлыгында, химик-галим Александр Бутлеров каберендә һәм Ар.Баранда Троицк чиркәвендә булачаклар. Чара район башлыгы Владимир Козонковның тантаналы кабул итүе белән тәмамланачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев