Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр һәм язмышлар

Юбилеегыз белән, Ирина Гавриловна!

Ярты гасырдан артык шәфкать туташы постында, берничә буын кешеләренең сәламәтлеге сагында - күп кенә алексеевскилылар тарафыннан яратылган һәм хөрмәткә лаек Ирина Гавриловна Аляшева үзенең юбилеен билгеләп үтә.

Бу һөнәрдә очраклы кешеләр озак тоткарланмый. Әлеге һәнәргә сәләт буенча гына баралар, Ирина Гавриловна белән нәкъ менә шулай килеп чыга да инде. Хезмәт эшчәнлеген ул Алексеевск үзәк район хастаханәсенең хирургия бүлеге шәфкать туташы вазыйфасында башлый, ә 1982 елда баш шәфкать туташы итеп билгеләнә.

Аляшева Ирина Гавриловна хезмәт сөючән һәм инициативалы кеше, намуслы, белемле, тәҗрибәле һәм игътибарлы шәфкать туташы. Мөгаен, бер генә медицина энциклопедиясендә дә бу зирәк хатын-кыз белмәгән һөнәр аспектлары табылмас.

Хезмәттәшләре Ирина Гавриловнаны үз итеп «хастаханә хуҗабикәсе» дип атыйлар. Аның кулы астында үзәк район хастаханәсе персоналы җайлы һәм төгәл эшли.

Хастаханәнең баш шәфкать туташы хезмәттәшләре арасында гына абруй казанып калмый – аны, һичшиксез, пациентлар да бик ярата.

Ә тагын ул игелекле, кайгыртучан әни һәм әби, аның ике улы һәм дүрт оныгы бар.

«Ирина Гавриловна белән эшләве бик җиңел һәм күңелле. Югары профессиональлек, зирәклек, дустанә мөнәсәбәт, ярдәм итәргә әзер булу - болар барысы да аның турында! – дип уртаклашалар юбилярның хезмәттәшләре, - аның искиткеч юмор хисе бар, ул безгә күп тапкырлар авыр хәлләрдә ярдәм итте. Коллективта шундый кешеләр булганда, уңыш һәрвакытта да һәм һәр эштә дә юлдаш була. Ирина Гавриловна киң күңелле, игелекле һәм зур йөрәкле кеше. Юбилей көнендә аңа иң җылы, иң ихлас сүзләрне җиткерәсебез килә, тормышыгыз һәр көнне күңелле сюрпризлар гына алып килсен, кайгы-хәсрәтләр читләтеп үтсеннәр, ә еллар үз агымын акрынайтсын иде дип телисебез килә. Нык сәламәтлек, якыннарыгызның мәхәббәтен телибез! Мул тормыш, кәефегез һәрвакытта да яхшы булып калсын, ә матурлык һәм зирәклек әле күп еллар сезнең могҗизалы портретыгызны тулыландырсын!» - дип яңгырый Алексеевск үзәк район хастаханәсенең бухгалтерия, кадрлар һәм икътисад бүлекләренең һәм хезмәттәшләренең котлау сүзләре.

 

1986 елда Аляшева Ирина Гавриловнага «Сәламәтлек саклау отличнигы», ә 2000 елда - «Татарстан Республикасының атказанган сәламәтлек саклау хезмәткәре» дигән мактаулы исемнәр бирелде. Күп тапкырлар Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының һәм Алексеевск муниципаль районы хакимиятенең Мактау грамоталары белән бүләкләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев