Килеп җиткән коткаручылар һәлак булган хатын-кызны һәм зыян күрүчеләрне җимерелгән машинадан махсус инструментлар ярдәмендә чыгарган.
19 яшьлек машина йөртүче, шулай ук пассажирлар: 11 яшьлек малай, 19 яшьлек кыз һәм 50 яшьлек ир-ат төрле дәрәҗәдәге җәрәхәтләр һәм имгәнүләр алган.
3 нче зона янгын коткару отряды һәм 128 нче янгын-коткару часте коткаручылары һәлак булучыны һәм зыян күрүчеләрне җимерелгән машинадан чыгарган. Аларны алу өчен махсус инструмент белән машина түбәсен кискәннәр.
Зыян күрүчеләргә беренче ярдәм күрсәтеп, медиклар кулына тапшырганнар. Алар барысы да Казан травмотология үзәгенә җибәрелгән. «Пежо» йөртүче зыян күрмәгән.
Нет комментариев