2016 елда Алексеевск районында барлыгы 212 бала туган
Кешеләр һәм язмышлар

2016 елда Алексеевск районында барлыгы 212 бала туган

Сабыйларның 99 ы - малайлар, 113 е -кызлар. Узган декабрь аенда 12 нарасый дөньяга килгән.

Шулай ук декабрьдә җиде пар гаилә корган. Иң өлкән кияүгә - 64, киленгә -60 яшь. Иң олы әтигә - 48, иң олы әнигә -38 яшь. Ә менә иң яшь әтигә -18, ә иң яшь әнигә - нибары 16 яшь.

Сер түгел, яшь әти-әниләр балаларына сирәк очрый торган исемнәр сайлыйлар. Шулай итеп, яңа туган алексеевскилыларга Лукьян, Милана, Милена, Адриана, Рәзил, Левон, Эмиль дип исем биргәннәр.

Традицион исемнәргә өстенлек бирүчеләр дә юк түгел. Мәсәлән, Вячеслав, Никита, Дмитрий, Илья, Данил һәм Александр


Нет комментариев