Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көнүзәк яңалыклар

3нче мәктәпнең физкультура укытучысы утыз ел балаларда спортка мәхәббәт тәрбияли

Яңа уку елы башлану уңаеннан яшь буынга спортка мәхәббәт тәрбияләүче алексеевскилылар турында язуыбызны дәвам итәбез. Бүген без утыз ел физкультура укытучысы булып эшләүче Андрей Иванович Крашенинников турында сөйләячәкбез.

Агымдагы елның 1 июнендә Андрей Крашенинниковның Алексеевск мәктәпләренә эшкә урнашуга нәкъ өч дистә ел тулган.

«Тәтеш педагогия училищесын тәмамлагач, мин армиягә киттем һәм ике ел хезмәт иттем, кайтуга ук эшли башладым. 2нче мәктәпкә физкультура укытучысы булып бардым, директор Любовь Васильевна Тарасова мине эшкә алды. Мин анда 6 ел эшләдем һәм 3нче мәктәп ачылганнан соң шунда киттем һәм биредә 25 елга якын эшлим», - ди Андрей Иванович.

Аның сүзләренә караганда, спортка мәхәббәтне аңарда мәктәп елларында физкультура укытучысы булып эшләгән Александр Георгиевич Книгин тәрбияләгән.

«Александр Георгиевич таләпчән булса да тормышка өйрәтте, моның өчен мин аңа рәхмәтлемен, - ди Андрей Иванович. - Ул һәрвакыт безнең белән шөгыльләнде: җәен походларга бардык, кышын чаңгыда йөрдек. Бөтен районны җәяүләп әйләнеп чыктык. Алексеевскидан кузгалып Биләргә бер атна бардык. Кич белән палаткаларда кундык, ә иртән янә юлга кузгалдык. Төрле маршрутлар белән бардык: Кама буйлап Лебединога кадәр дә, район үзәгенә дә. Ул безне поход тормышының барлык нечкәлекләренә дә өйрәтте: төеннәрне ничек бәйләргә, учакта азык әзерләргә һәм гомумән, табигатьтә яшәргә. Мәсәлән, без беркайчан да үзебез белән ипи йөртмәдек. Укытучыбыз поход алдыннан безгә сохарилар киптерергә куша иде, аларны без ашка сала идек. Уңайлы, җиңел; ипи бозылыр яки катыр дип курыкмадык. Җәй көннәрендә шулай эшләдек. Ә кышын мәктәптән соң чаңгыда урманга чыктык. Секциягә йөрүчеләргә ботинкалы чаңгы бирделәр, алар дәресләрдәге кебек киез итек киеп чаңгыда йөрмәделәр. Көн саен, гадәттә, 20 километр юл уздык, ә урманнан кайткач, шунда ук спортзалга барып, соңга кадәр баскетбол уйнадык. Өйгә бар көчебез бетеп кайтып керә идек. Безнең интернет һәм телефон юк иде, һәм без һәрвакыт мәшгуль идек, спорт белән шөгыльләндек. Нәкъ менә Александр Георгиевич миңа физкультура укытучысына укырга киңәш итте. Ул хәтта педучилищега рекомендация дә язды һәм мине укырга алдылар», - дип искә ала Андрей Крашенинников.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, туристик походлар буенча зур тәҗрибә булу аркасында, Андрей Иванович менә инде унсигез ел «Олимп» спорт чатыр лагереның алыштыргысыз җитәкчесе булып тора. Быел лагерьда ике спорт һәм бер патриотик смена эшләде.

Спорт мәктәбе эшли башлаганнан бирле ул шулай ук баскетбол буенча тренер булып хезмәт итә.

«Бу уен миңа бик якын, яшь чакта үзем гел баскетбол уйный идем, аннары балаларны уйнарга өйрәттем. Танылган баскетболчыбыз Азат Тукмаков миндә шөгыльләнә башлады, аннары, үскәч, Борис Андреевич Малафеевка күчте, биредә ул үз сәлатен үстерде дә инде. Хәзер безнең мәктәптә бадминтонны үстерү үзәге урнашты һәм кызгылт-сары тупны без бары тик мәктәп программасы кысаларында гына бәргәлибез: спортзалыбызда күчмә щитлар бар, аларны без физкультура дәресләренә генә чыгарабыз», - ди тренер.

Спортка һәм баскетболга мәхәббәт аның улы Ярославка да күчкән, ул әтисе юлыннан китеп шулай ук физкультура укытучысы була. Ул Идел буе спорт һәм туризм академиясендә баскетбол буенча тренер һөнәрен үзләштерә һәм дүрт ел инде үзе 1нче мәктәп укучылары белән шөгыльләнә. Үзе дә кичләрен баскетбол уйный. Шулай итеп, Крашенинников династиясе Александр Георгиевич Книгинның эшен дәвам итә һәм районыбызда спорт эстафетасын лаеклы алып бара.

Андрей Иванович белән сөйләшеп торган вакытта, аның янына мәктәпне бер ничә ел элек тәмамлаган Фирүзә Хаматгалиева килде, ул аның сыйныф җитәкчесе булган.

«Без барыбыз да Андрей Ивановичны яратабыз, сыйныфташларым белән очрашканда аны һәрвакыт искә алабыз. Ул безгә һәрчак ярдәм итте, яхшы кәеф белән уртаклашты. Аның дәресләрен сагынабыз», - ди Фирүзә үзенең укытучысы турында.

3нче мәктәптән спортның төрле төрләре буенча күп чемпионнар чыгуын да билгеләп үтәргә кирәк: бу көрәшчеләр, баскетболчылар, бадминтончылар һ.б.лар. Һәм белүебезчә, теләсә нинди спорт казанышлары һәрвакыт беренче адымнан башлана, нәкъ менә аны физкультура укытучысы ясарга ярдәм итә дә инде. Андрей Ивановичны 31нче яңа уку елы белән котлыйбыз, аңа да, аның укучыларына да уңышлар телибез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев