Заря
  • Рус Тат
  • 4 июньдә Алексеевск штб.да «Алексеевск чаң тавышлары – 2022» XX кыңгырау чыңы фестивале узачак

    «Алексеевск чаң тавышлары – 2022»

    Быел фестивальнең юбилей елы.

    20нче тапкыр кыңгырау чыңы осталары кунакларны үзләренең талантлары белән сөендерәчәк, ә кыңгырау чыңын яратучылар илнең барлык почмакларыннан килгән чаң кагучыларның чыгышларыннан ләззәт алачак.

    Фестивальнең темасы - «Россиянең рухи маяклары: дин, бердәмлек, гаилә, Ватан!». Фестиваль изге Алексий Московский хөрмәтенә чиркәүнең түбән янкормасын изгеләндерүгә 20 ел, Петр I тууына 350 ел тулуга, ИППО (император правослау Палестин җәмгыяте) оешуга 140 ел, патшабикә, дин өчен көрәштә һәлак булган Александра Феодоровнаның тууына 150 ел тулуга багышлана.

    Фестивальдә Мәскәү, Минск, Казан, Самара, Ярославль, Түбән Новгород, Саратов, Волгоград, Сергиев Посад, Воскресенск, Бронница, Ижау, Яр Чаллы, Чистай, Алексеевск һәм башка шәһәрләрдән килгән чаң кагучылар катнашачак.

    Сәхнәдә дини һәм халык музыкасы автор башкаручылары, төрле жанрдагы фольклор һәм бию коллективлары чыгыш ясаячак.

    Фестиваль традициясе буенча кунакларны «Осталар шәһәре» - халык һөнәрчелеге эшләнмәләре ярминкәсе сөендерәчәк.

    Фестиваль программасы кысаларында хәрби-тарихи уен һәм «Безнең Җиңү!» интерактив күргәзмә белән «Алексеевск бистәсе» проекты тәкъдир ителәчәк. Бәйрәмгә килегез! 0+

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: